

Артур Таһир улы Луганск Халык Республикасында 2-24 мартта булган.
— Кызганычка каршы, кайбер кешеләр Донбасс темасына скептик карашта. Алар тулы картинаны белми, шуңа аларга бу хакта фикер йөртү авыр, — ди Артур Мөгаллимов. — Анда булып, хәлне үз күзләрем белән күреп кайткач, шуны әйтә алам: бу кешеләргә ярдәм бик кирәк. Эш белән, матди ярдәм генә түгел, ә җылы сүз белән, әхлакый ярдәмгә дә мохтаҗ алар.
Табиб анда халыкка һәм каза күргәннәргә консультацияләр үткәргән, медицина ярдәме күрсәткән, дәвалаган, операцияләр ясаган.
“Кешеләр безнең ярдәмне, җылы мөнәсәбәтне тоеп, күзгә күренеп үзгәрә, аларда рухи күтәрелеш, киләчәккә өмет барлыкка килүе күзәтелә. Алар, ниһаять, тыныч тормыш белән яши башлаячакларына ышана”, — ди Артур Мөгаллимов.
Ул билгеләвенчә, андагы кешеләр 2014 елдан башлап бик авыр шартларда, изелеп, басылып яшәгәннәр. Ниһаять, алар мондый хәлнең бетәчәгенә, яңадан кешечә тормыш белән, гаилә корып, матур итеп яшәп булачагына ышана башлаган.
Бүгенге митинг-концертны бик тә мөһим, кирәкле чара, дип билгели Артур Таһир улы. “Донбасс халкына гына түгел, безнең халык өчен дә кирәкле чара. Кешеләрнең дөреслекне яклавы, дөреслеккә чакыруы мөһим”, — ди табиб.