Бүген, 22 апрельдә, кичке сәгать 9дан республикада көчле магнит давылы көтелә. Бу хакта “Гисметео” сервисы экспертлары хәбәр итә. Шул вакытка магнит давылының көче 4 баллга җитәчәк. Бу белгечләр тарафыннан уртача магнит давылы буларак квалификацияләнә. Димәк, аның нәтиҗәсен бигрәк тә үзгәрешләргә сизгер булган кешеләр сизәчәк.
Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.
Төп киңәш — ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска. Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк.
Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Күбрәк йоклагыз, ял итегез. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә каһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз.
Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез. Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез.
Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.
Иң мөһиме: кәефегез - яхшы, уйларыгыз якты булсын!
Фото: oonkologii.ru