

“Узган елның декабрендә Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашканда без машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләштек - Белоруссия техникасын Башкортстанга китерү өлешендә дә, кооперация һәм уртак производстволарны үстерү өлешендә дә.
Без Уфага Белоруссиянең "Амкодор" компаниясенең 11 төягечен тапшырдык. Бу безнең шәһәрләр һәм районнар өчен сатып алына торган коммуналь техниканың бик аз өлеше генә. Быел барлыгы 1,5 миллиард сумга якын техника сатып алырга планлаштырабыз.
Безнең Белоруссия белән хезмәттәшлегебез машиналар импорты белән генә чикләнми. Хәзер «Амкодор» республикада ашлык чистарту-киптерү комплекслары производствосын локальләштерү мәйданчыгын сайлый. Инвестицияләрнең потенциаль күләме - якынча 1,5 миллиард сум.
"МАЗ", "МТЗ", "Гомсельмаш" кебек Белоруссия сәнәгать гигантлары безнең "БелЗАН”ның, Уфа пружиналар заводы продукциясен, шулай ук станоклар сатып алулары турында фикер алышалар. Кайбер килешүләрне «Урал аръягы» инвестиция сабантуенда имзаларбыз.
Белоруссия предприятиеләре белән уртак нәтиҗәле эш башланган кебек үк, актив дәвам итәр дип ышанам”, - дип язды Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.
Фото: vk.com/wall413272232_791741