+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 апрель 2022, 12:36

Матур языбызны чүп-чар ямьсезләмәсен!

Башкортстан ЦУРы ялларда да мөрәҗәгатьләр кабул итә. Социаль челтәрләрдә алар болай дип язган.

Матур языбызны чүп-чар ямьсезләмәсен!Матур языбызны чүп-чар ямьсезләмәсен!
Матур языбызны чүп-чар ямьсезләмәсен!

“Ял булуга карамастан, без постта. Уфаның Мушников урамы, 9/3 адресы буенча шикаять килде – биредә тулы контейнерлар, чүп-чар аунап ята. Без бу хатны эшкә җибәрдек, хәзер анда чиста.

Тагын бер мөрәҗәгать шулай ук Уфадан, Геофизиклар урамы, 75 санлы йорттан мөрәҗәгать килде. Ике мөрәҗәгать тә "Шәһәрне җыештыру буенча махсус партнерлык" МУП регоператоры җаваплылыгы зонасында.

Сәбәпләрен тикшерәбез. Моның сәбәпләре ял көннәре булганга микән? Ә Геофизиклар урамы, 65 санлы йортта контейнерлар җитми, булса кирәк. Мәгълүмат системасы буенча фикер йөртсәк, барысы да вакытында чыгарыла.

Дүшәмбе көнне бу хәлне тагын бер кабат тикшерәчәкбез. Аннары сезнең белән дә бүлешербез. Яхшы ял көннәре сезгә!”

Матур языбызны чүп-чар ямьсезләмәсен!
Матур языбызны чүп-чар ямьсезләмәсен!
Матур языбызны чүп-чар ямьсезләмәсен!
Матур языбызны чүп-чар ямьсезләмәсен!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас