+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 апрель 2022, 04:45

Апрельнең соңгы атнасы нинди булачак?

Синоптиклар республикада яшенле яңгырлар вәгъдә итә.

Апрельнең соңгы атнасы нинди булачак?Апрельнең соңгы атнасы нинди булачак?
Апрельнең соңгы атнасы нинди булачак?
Башкортстанда һава температурасы 25 градуска кадәр күтәреләчәк.

“Башгидрометүзәк” хәбәр итүенчә, 26 апрельдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, җил көньяктан исә. Һава температурасы төнлә +5, +10 градус, көнчыгыш буенча 0°, көндез республика буенча +17, +22 градус җылы көтелә.

Иртәгә, 27 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр көтелә. Җил көньяктан, көндез кайбер районнарда көчле җил. Һава температурасы төнлә +7, +12 градус, урыны белән +2°, көндез +20, +25 градус җылы булачак.

28 апрельдә кыска вакытлы яңгыр көтелә, урыны белән яшенле яңгыр, республиканың көньягында явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, аерым районнарда көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә + 8, +13°, көндез +15, +20 градус, республиканың көньягында +25 градуска кадәр җылытачак.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда 1 майдан янгынга каршы махсус режим кертелә.

 
 
Фото: newslab.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас