

Бүген Уфаның Профсоюзлар йорты каршындагы мәйданда “Za мир! Хезмәт! Май!» һәм "Zа мир без нацизма!" Гомумрусия профсоюзлар автойөрешенең митинг-сәламләү чарасы узды. Республиканың һәм илнең башка төбәкләреннән килгән профсоюз оешмалары хезмәт кешешесен зурлады һәм нацизмга каршы булуларын күрсәтте. Бу җәһәттән Русия Федерациясе агросәнәгать хезмәткәрләренең Башкортстан республика һөнәри берләшмәсе рәисе Кадрия Гайнетдинова да үз фикерләрен белдерде.
- Йөз елдан артык инде профсоюзлар гражданлык җәмгыятенең бердәмлеген тәэмин итеп килә. Бүген дә шулай булырга тиеш һәм бу шулай булачак та. Бүген без Русия Кораллы Көчләре тарафыннан үткәрелә торган махсус операцияне хуплау, Президент Владимир Путинны яклау һәм нацизмга каршы тору акциясенә җыелдык. Русиягә каршы кертелгән санкцияләрне онытырга тиеш түгелбез. Авыл хуҗалыгының фидакарь эшчәннәре тырыш хезмәте белән Русиянең, Башкортстанның азык-төлек хәвефсезлген тәэмин итә. Бүген тату, бердәм булсак, бу санкцияләр илгә авырлык тудырмас. Бердәм булыйк, бергә эшлик. Бердәм булсак кына авырлыкларны җиңеп чыга алачакбыз, - диде ул.