

"Барлыгы поездда 306 кеше килде, шул исәптән 69 бала, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр. Килүчеләрнең хайваннары да, 4 эт, 5 мәче, тутыйкош һәм ташбака да бар иде" - диде Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
Килүчеләрне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре, табиблар, психологлар, социаль хезмәт хезмәткәрләре һәм волонтерлар каршы алды. Гражданнар автобусларга кадәр озата бардылар, һәрьяклап ярдәм күрсәттеләр.
Гражданнарның бер өлеше Стәрлетамак шәһәренә вакытлыча урнашу пунктына китте, калганнары Уфада калды. Вакытлыча урнашу пунктлары профилакторийлар һәм шифаханәләр базаларында урнашкан, аларда иң кирәкле продуктлар, шул исәптән азык-төлек, медицина тәэминаты һәм беренче кирәк-ярак бар.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, килгән гражданнарга барлык кирәкле документларны торгызуда һәм эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтеләчәк, шулай ук 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акча түләнәчәк.
Фото: "Башинформ"