+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 апрель 2022, 14:00

Радий Хәбиров Украинадан күчеп килүчеләр белән очрашты

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Связист" профилакторие базасында вакытлы яшәү пунктында булды, анда Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 209 күченеп килгән кешене урнаштырдылар.

Радий Хәбиров Украинадан күчеп килүчеләр белән очраштыРадий Хәбиров Украинадан күчеп килүчеләр белән очрашты
Радий Хәбиров Украинадан күчеп килүчеләр белән очрашты

Исегезгә төшерәбез, 21 апрельдә Башкортстанга беренче эшелон белән Украинаның Херсон өлкәсеннән 17 кеше килгән иде. Алар Уфаның "Зеленая роща» шифаханәсе базасында вакытлыча урнаштырылды. Ә бу атнада республикага Украинадан тагын 306 кеше килде, шул исәптән 69 бала.

Аларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, табиблар, психологлар, социаль хезмәт хезмәткәрләре һәм волонтерлар каршы алды. Күчеп килүчеләр вакытлыча Уфа һәм Стәрлетамак шифаханәләрендә һәм профилакторийларныда яши. Алар алдан ук азык-төлек продуктлары, медикаментлар һәм беренче кирәк-ярак белән тәэмин ителгән.

Уфа ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең баш табибы Ирина Карамова билгеләп үткәнчә, вакытлыча урнаштыру пунктында килгән барлык кешеләргә дә коронавирус инфекциясенә тест үткәргәннәр һәм хәзер һәркайсының сәламәтлеге торышына комплекслы анализ ясыйлар. Башкортстан Башлыгы яшәү һәм медицина ярдәме күрсәтү шартлары белән танышты, шулай ук күчеп килүчеләр белән аралашты.

- Безнең республика кунакчыл, сезгә бездә яхшы булыр, - диде Радий Хәбиров. - Беренче вакытта безнең табиблар сезне һәм сезнең балаларыгызны тикшерер, кирәк булганда дәвалау билгеләнер. Аннары мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре хезмәт вакансияләрен һәм эш урыннарын тәкъдим итәчәк. Теләүчеләр үз квалификацияләрен күтәрә яисә яңа һөнәрләр үзләштерә алачак.

Башкортстан Башлыгы республиканың Ситуацион үзәгенә 8 (347) 218-19-19 номеры буенча күченеп килүчеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итүне оештыруны йөкләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас