+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Апреля 2022, 11:55

Сибайлылар истәлекне кадерләп саклый

Бүген, Истәлек һәм ихтирам көнендә, сибайлылар каберләрне һәм һәйкәлләрне җыештыруда һәм төзекләндерүдә катнаша.

Сибайлылар истәлекне кадерләп саклыйСибайлылар истәлекне кадерләп саклый
Сибайлылар истәлекне кадерләп саклый
Теләгән һәр кеше, нинди дин тотуына карамастан, зиратка бара, ата-бабаларын хөрмәтләп, тәртип урнаштыра.

Шәһәр халкы аэропорт янындагы зиратка тоткарлыксыз барып җитә алсын өчен автобус элемтәсе оештырылды.

Иртә таңнан сибайлылар үзләренең туганнарын, якыннарын искә алырга барды.

- Әлбәттә, мондый датадан башка да без үзебезнең якыннарыбызны, туганнарыбызны, дусларыбызны, танышларыбызны хәтерлибез. Әмма мондый Истәлек һәм ихтирам көне булу бик яхшы. Бүген без өч абыйның, әти-әнинең, әби-бабайның каберләрен җыештырырга килдек. Коры үләннән тазарттык, коймаларны буядык, үсентеләр утырттык. Хәзер өйгә кайтабыз. Арыганлыкны сизмибез, күңел тыныч, - ди Таһир Булат улы.

Фото: Ринат Муллагилдин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас