+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 Мая 2022, 09:35

Тынычлык! Хезмәт! Май!

Республика Премьер-министры Андрей Назаров бүгенге бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерә.

Тынычлык! Хезмәт! Май!Тынычлык! Хезмәт! Май!
Тынычлык! Хезмәт! Май!

- Бүген безнең бөтен зур илебез Беренче май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгели, - дип яза ул социаль челтәрдә. - Һәм, әлбәттә инде, Башкортстанның һәр кешесен шушы күркәм көн белән котлыйсым килә.

Нәкъ 120 ел элек, 1902 елда, Уфа эшчеләре беренче тапкыр хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көнен билгеләп үткән. Социал-демократлар Агыйдел ярында беренче маевка уздырган, анда 50гә якын эшче, нигездә тимер юл остаханәләре хезмәткәрләре катнашкан. Әлеге бәйрәмне беренче тапкыр күп халык җыелып Уфада 1917 елда билгеләп үткәннәр — ул вакытта бәйрәм демонстрациясендә 50 меңгә якын кеше катнашкан. Бу бик зур сан.

Яз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. Уфада бүген барлык шәһәр фонтаннары эшли башлады, көн уртасында «Фонтаннар фестивале» старт ала. Профсоюзлар йорты каршында сез хезмәт ветераннарын, хезмәт династияләрен һәм хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү белән концерт күрәчәксез, ә сәхнәдә республика эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак. Бүген һәр тарафта күңел ачу чаралары уза.

Барыгызны да бәйрәм белән!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас