5 майда Туймазы шәһәрендә Туймазы, Шаран, Бакалы, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнары һәм Октябрьский шәһәреннән делегацияләр катнашлыгында “Хәтер җире” республика марафоны узды.
"Бүген безнең район өчен “Хәтер җире” республика марафонының зона өлешен кабул итү бик зур дәрәҗә булды. Без Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның батырлыгы белән горурланабыз. Туймазы районыннан фашист илбасарларына каршы көрәшкә 30 меңнән артык кеше киткән, шуларның яртысы гына әйләнеп кайткан. Алар арасында 8 Советлар Союзы Герое, Дан орденының бер тулы кавалеры булган. Сугыш һәм хезмәт геройлары истәлеге биредә Геройлар аллеясында, 72 һәйкәл һәм монументта, безнең торак пунктларның урам исемнәрендә мәңгеләштерелгән", — дип билгеләп үтте Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.
Башкортстан Мәдәният министрлыгы исеменнән катнашучыларны Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Алибәков сәламләде.
Гильзага изге җир салу тантанасында запастагы өлкән прапорщик, Туймазы районының хәрби хәрәкәтләр ветераннарының "Серпантин" урындагы иҗтимагый оешмасы рәисе, Әфганстан сугышы ветераны, Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерү инвалиды Василий Биккинин (Туймазы районы); запастагы хәрби-һава көчләре подполковнигы, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Ришат Нәбиуллин ( Октябрьский шәһәре); отставкадагы милиция подполковнигы, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Илшат Фазлыев (Шаран районы); подполковник, Чечня сугышында катнашучы, сугыш хәрәкәтләре ветераны, контртеррористик операцияләрдә катнашучы Сергей Такашов (Бакалы районы); Әфганстан Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Шамил Исламов (Дүртөйле районы); хәрби очучы (отставкадагы), Әфганстан сугышы ветераны Алик Рахманов (Илеш районы); рядовой, Әфганстан сугышы ветераны Илдар Хәмидуллин (Чакмагыш районы) катнаштылар.
Тантаналы митингта сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, "1нче башкорт атлы полкы" - “Любизар” һәм "Мәргән Уҡсы" әгъзалары катнашты.
6 майда марафон Яңавыл районында һәм Бөре шәһәрендә дәвам итәчәк.