+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 Мая 2022, 05:47

“Хыялыбыз – спорт мәйданчыгы төзү”

Түбән Ләмәзлеләр конкурска зур өметләр баглый.

“Хыялыбыз – спорт мәйданчыгы төзү”“Хыялыбыз – спорт мәйданчыгы төзү”
“Хыялыбыз – спорт мәйданчыгы төзү”
“Аек авыл” – Башкортстан авылларында яшәүчеләрдә аек тормыш рәвешен пропагандалауга, эчкечелекне профилактикалау юлы белән физик һәм рухи-әхлакый сәламәтлеген тергезүгә юнәлтелгән проект. Конкурс беренче тапкыр 2011 елда оештырылды. Әлеге проект берничә төп эш юнәлешен үз эченә ала: исерткеч эчемлекләр куллануның һәлакәтле нәтиҗәләре турында халыкка мәгълүмат җиткерү, авыл җирендә профилактик чаралар үткәрүгә чакыру (аерым алганда, алкоголь бәйлелегеннән интегүче кешеләр белән профилактик әңгәмә, контрафакт алкоголь сату урыннарына рейдлар оештыру һ.б.) һәм төрле спорт бәйгеләрен, шул исәптән милли бәйрәмнәр үткәрү.

Әлеге проектка республикада яшәү­челәрнең игътибары елдан-ел арта. Беренчедән, ул соңгы вакытта авылларда эчкечелекнең тамырын корытырга ярдәм итсә, икенчедән, конкурста җиңү яулап, зур гына матди ярдәм алырга мөмкин. Әлеге ярдәмне авылларда төрле төзелеш эшләренә, төзекләндерүгә тотынырга мөмкин.
Иглин районының Түбән Ләмәз авылы гаҗәеп матур табигать кочагында урнашкан. Янәшәдә генә челтерәп елга ага, тирә-ягын юкә урманы уратып алган.
– Безнең авыл юкә балы җитештерү белән дан тота. Чит төбәкләрдән килеп бал сатып алучылар күп. Шушы авылда гына да 100дән артык кеше умартачылык белән шөгыльләнә. Аларның 5360 умартасы бар. Авыл шундый актив, туган җиренең патриоты булганнар белән яшәп килә дә инде, – ди Ләмәз авылы биләмәсе башлыгы Раил Мирхәйдәров.
Әйткәндәй, авыл яшьләре, умартачылык белән беррәттән, атлар үрчетү, агач эшкәртү белән дә шөгыльләнә. Нәкъ шушы эшкуарлар авылның “Аек авыл” конкурсында катнашу башлангычын күтәреп алган да инде.
– Безнең биләмәгә алты авыл керә, аларда барлыгы 1117 кеше яши. Түбән Ләмәздә 581 кеше исәпләнә. Әлеге конкурста катнашу өчен бик күп чаралар үткәрергә кирәк. Бәхеткә, авыл халкы бик актив. Эшкуарлардан тыш, авылда яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызларны телгә аласым килә. Алар, үзләре бик күп башлангыч белән миңа чыгып, чаралар оештыра. Шулай ук укытучылар бик ярдәм итә. “Аек урам” конкурсы, мәсәлән, чын сабантуйны хәтерләтте. Анда йөздән күбрәк кеше катнашты.
Җомга бәйрәмнәрен үткәрәбез. Атна саен бер гаиләгә җыелабыз. Әле Рамазан ае булгач, бу чара аеруча матур үтә. Яшьләрнең дә ураза тотуы – аеруча матур күренеш. Дини бәйрәмнәргә килгәндә, күптән түгел клубка җыелып, хатын-кызлар мөселманнарча яулык бәйләргә өйрәнде. Шулай ук “Шәҗәрә”, “Милли кием” бәйрәмнәре бик матур үтте. Мәктәп укучылары бик күп чараларда катнашты. Гомумән, авыл халкы бу конкурста бик теләп катнаша, – ди Раил Галимҗан улы.
Чыннан да, халык “бердәм­лектә – көч” дип юкка гына әйтми. Түбән Ләмәз авылы, район күләмендә үткән конкурста беренче урынны алып, хәзер республика дәрә­җәсендә үтәчәк бәйгегә әзерләнә.
Авыл биләмәсендә 7 кибет эшли, шуларның дүртесе спиртлы эчемлекләр сатудан баш тарткан.
– Берничәсе конкурста катнашканчы ук спиртлы эчемлекләр сатмый иде, әлеге чарада катнашачагыбыз билгеле булгач, тагын берничәсе моңа кушылды. Безгә аларны үгетлисе дә булмады. Эшкуарлар үз теләкләре белән шушы адымга барды, – ди ул.
– “Без аек” авыл конкурсына зур теләк белән кушылдык. Хәзер без дә спиртлы эчемлекләр сатмыйбыз. Авылыбызның шушы конкурста җиңүен телибез. Шунысы сөендерә: безнең спиртлы эчемлекләрне сатудан баш тартуыбызны авыл халкы аңлап кабул итте. Ә табышка килгәндә, аерма юк. Элекке кебек үк табыш керә. Киләчәктә дә шушы юнәлеш буенча гына эшләргә иде, – ди “Бармалей” кибетендә сатучы Регина Фәүзетдинова.
Чыннан да, эшкуарның кибетендә нинди генә азык-төлек, көнкүреш товарлары юк! Без сөйләшкән арада да кибеттән кеше өзелмәде. Чыннан да, эшләргә теләге булган малтабар сатып алучыларны үзенә җәлеп итә белә.
Бу күркәм авыл урамнары буйлап сәфәрне дәвам итәбез. Алда – тирә-ягы агач өемнәре белән тулы пилорама.
– Пилорамада эшләү зур җаваплылык таләп итә. Станоклар көчле, шуңа да игътибарны чак кына читкә юнәлтү дә фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Биредә айнык булсаң да бик таманга туры килә. Бе­ренчедән, бу, югарыда әйткәнемчә, хәвеф­сезлек кагыйдәләренә керсә, икен­чедән, эш нәтиҗәсендә уңай чагыла һәм иң мөһиме – эчкечелек белән көрәшүнең бер ысулы.
Эш хакын вакытында биреп барам, төрлечә ярдәм итәргә тырышам, шуңа да эшчеләр дә биредәге кагыйдәләрне төгәл үти, – ди пилорама хуҗасы Илнар Халитов.
Әле 26 яшьлек кенә булса да, Илнар, ураза тотып, дин кануннары буенча яшәргә тырыша. Республиканың аграр университетын тәмамлап кайткан егет авылда менә шушы эшен ачкан. Поддоннарны төрле җирләргә озата ул. Шулай ук республи­каның “Сода” заводы белән хезмәттәшлек итә.
– Киләчәктә умартачылык белән шөгыльләнергә хыялланам. Әтием – умартачы, шушы эшне дәвам итәсем килә. Бүген күпләр Себер якларына чыгып китеп, сәламәтлегенә зур зыян сала. Теләге бул­ган кешегә авылда да эш табып була, – ди яшь эшкуар.
Авылның нәкъ үзәгендә мәк­тәп урнашкан. Әлеге бина түбәсе астында берничә оешма эшли. Мәктәпкә тирә-як авыллардан да балалар килеп укый. Алар өчен биредә интернат та бар.
Мондый актив халык яшәгән җирдә спорт белән шөгыль­ләнүчеләр дә күп була. Түбән Ләмәз авылы халкы да ябык спорт мәйданчыгы турында хыяллана.
– Әгәр дә “Аек авыл” республика конкурсында җиңсәк, 5 миллион сумга якын акча алачакбыз. Безнең аңа планнар бар инде. Ябык спорт мәйданчыгы төзер идек. Анда футбол, волейбол һәм башка спорт чаралары оештырып булыр иде. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә бик кирәк. Халыкны аек тормыш алып баруга өндибез, әмма әлегә һәркем спорт белән үзенчә генә шөгыльләнә. Спорт мәйданы безне сәламәт тормыш алып баруда тагын да берләштерер иде, – ди Раил Галимҗан улы.
Һәр авылның, районның үз рухы бар. Кайбер җирдә ашыгыч тормыш ритмы, ниндидер киеренкелек сизелсә, Түбән Ләмәздә исә ниндидер җиңеллек, җан тынычлыгы тантана итә. Урындагы халык та гади, ачык йөзле. Бүген авыл язмышы шундый тырыш кулларда икән, аның киләчәгенең якты булачагына да шик юк.

Гөлия Гәрәева.
Иглин районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас