Киңкүләм мәгълүмат чаралары һәрвакыт зур шау-шу тудыра. Тик мәгълүмати революция һәм базар шартларында бу төшенчә аерым әһәмияткә ия. Аны безнең заман авыруы дип атарга да мөмкин. Әле 1995 елда ук билгеле кинорежиссер Ролан Быков Русиядә яшәүче балаларның 30 проценты киңкүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә акыллары зәгыйфьләнүе, башлыча, рекламаның кире йогынты ясавы турында әйткән иде. Әлеге күренеш патриотизмны юкка чыгара. Шул ук вакытта, буыннар арасындагы бәйләнеш тә юкка чыга. Элекке тәрбия бирү системасының җимерелүе яшәешкә булган юнәлешнең юкка чыгуына, үсмерләр һәм яшьләр арасында уңай кумирлар булмавына китерә. Заманча басмаларның һәм үзәк телевидениенең төрле каналлары балаларның сәламәтлегенә төрлечә йогынты ясый.
Монда электрон мәгълүмат чаралары турында да әйтергә кирәк.
Алар без кино караганда да, телефоннарыбызга да сораусыз килеп керә. Сер түгел, бүген бик күп русиялеләр өчен сәнгать — ул кино.
“Кара” экран
Реклама — демократиянең бер өлеше, ул кешегә сайлап алу мөмкинлеге бирә, дип санала. Ә чынында исә реклама сайлануны тоткарлый гына. Реклама күп булган саен, сайлап алу авырлаша.
70-80нче елларда Русиядә яшәүче һәр икенче кеше кинолар һәм тапшырулар ярдәмендә үзенә һөнәр сайлый иде. Малайлар, “Чистое небо”, “В бой идут одни старики” фильмнарын карап, авиация училищеларына бара, “Укрощение огня” фильмы геройлары кебек, инженер, конструктор һөнәрләрен сайлый иде. Мультфильмнар һәрвакыт изгелеккә һәм дуслыкка өндәде. Хәтта барыбыз да яратып караган Бүре белән Куян да һәрвакыт дуслыкка омтыла. Ә хәзер безнең балалар инглизләрдән килгән сәер Гарри Поттерга “табына”.
15 минут саен телеэкраннарда көчләү турында сюжетлар күргән балаларга ничек кансыз булмаска? Һәр үсмер көненә якынча 9 тапкыр шундый сюжет карый.
Көн саен телевизорлардан 200 мәет, 50 тапкыр эчкечелекне, азгынлыкны караган әлеге буын кемгә рәхмәт әйтер? Бүген бик күп ата-ана, укытучылар, тәрбиячеләр, Дәүләт думасы депутатлары, психологлар, социологларны һәм башка иҗат кешеләрен бу проблема борчый. Алар, безнең телевидениенең социаль җаваплылык мәсьәләсе балалар яклы булырга тиеш, дип исәпли.
Шунысы куандыра: бүген Русия Хөкүмәте бу өлкәдә балаларны яклау буенча төрле карарлар кабул итә. 2010 елның 31 декабрендә “Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян сала торган мәгълүматтан саклау турында” Закон кабул ителде.
Табыш эзләү — югалту ул
Русиядә балалар турындагы фильмнар хакында сүз кузгату белән аның табыш китермәвен билгелиләр. Уйлап карасаң, бала тудыру үзе үк чыгымнар таләп итә, әмма бездә бүген шул табыш китермәгәнгә балалар фильмнары төшерелми дә.
Бүген инде без киңкүләм мәгълүмат чараларының закон алдындагы җаваплылыгын ныгытырга кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Безгә илебезнең нинди әхлакый үзенчәлекләргә нигезләнүен билгеләргә һәм шул юнәлештән тайпылмаска кирәк. Безгә дәүләт дәрәҗәсендә балалар фильмнары турында программа булдыру кирәк. Халкыбызның рухи байлыгын саклау Русия Конституциясе белән беркетелгән. Безнең мирас ул — мәдәният, классика, әхлак, патриотизм.
Цензураны юкка чыгарганнан соң “ирек” сүзе ешрак кулланыла башлады. Бу ирек җавапсыз кешеләр кулында бик куркыныч. Бүген Русиянең мәгълүмати киңлекләрендә басма матбугатның иреклеге белән усал файдалану күзәтелә. Бу җәмгыятькә бик зур зыян китерә. Җәмгыять шул мәгълүматның аларга төрле җинаять эше кебек үк начарлык китерүен аңламый. Прокуратура структурасында киңкүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы законнарның үтәлүен күзәтүче структура юк. Бүген илдә икътисади реформа дәвам итә, җәмгыять, башлыча, финанс, җитештерү проблемаларына игътибар итә. Ә реклама проблемалары “ошый-ошамый” позициясенә генә нигезләнгән. Ә бит проблема тирәндәрәк ята. Шул ук экстрасенс, сихерче, дәвалаучылар турындагы рекламаларны гына алыйк. Алар әхлакый, рухи, физик сәламәтлеккә ничек йогынты ясый?
Бүген экраннарда көн саен яңа фильмнар күрсәтелә. Аларны истә калдыру да кыен. Әмма аларның һәркайсында алкоголь кулланыла: гадәти кешеләр, чиновниклар, полиция хезмәткәрләре, җитәкчеләр, бандитлар һәм башкалар барысы да эчә. Безнең телевидение Русиядә безнең ансыз яшә алмавыбыз турында сөйли.
Бер сәгать эчендә безнең телеканалларда 7-8 тапкыр үтереш һәм туктаусыз спиртлы эчемлекләр куллану күрсәтелә. Көндез балалар, хуҗабикәләр һәм пенсионерлар карый. Кич, эш кешесе кайткач, тагын да “кызыграклары” башлана. Монда инде эчкечелек, сугышу, үтереш... Шул ук вакытта телевидение хезмәткәрләре, халык үзе теләгән тапшыруларын карарга хокуклы, дип белдерә.
Гаиләне җимерү
Русиядә гаилә традицияләренә һөҗүм активлаша бара. Бүген һәр икенче гаилә таркала. Халыкның алкоголизмнан интегүендә, тәү чиратта, реклама гаепле. Алкоголь Русия икътисадына зур йогынты ясый: Европа белән чагыштырганда, эшче кешеләрнең эчкечелек аркасында вафат булуы бездә 3-4 тапкыр күбрәк, эчкечеләрне дәвалау зур чыгымнар таләп итә, эчү аркасында имгәнүчеләр күп, үсмерләрнең 80 проценты алкогольның тәмен белә. Һәр өченче үсмер атнасына бер тапкыр булса да сыра куллана. “Бүген сыра — яшьләр мәдәниятенең алыштыргысыз атрибуты. Тиздән сыра төрле сутлар, чупа-чупслар белән бер рәттә торачак. Аны куллану яше — 16дан 12-14 яшькә кадәр төште”, — ди Русиянең “Алкоголизмга һәм наркоманиягә — юк” фонды президенты Олег Зыков.
“Наркотиклар белән эксперимент ясаучы үсмерләр, чыннан да, кими, — ди ул. — Бүген сәламәт тормыш алып бару алга чыга. Кемдер наркотикларга карата үсмерләрнең кызыксынуын киметү өстендә эшли, ә икенчеләр сыраларга реклама ясый. 12-14 яшьлек үсмер һәрвакыт эзләнүләрдә. Аларга сайлап алу мөмкинлеге юк — сыра турында һәр җирдә мәгълүмат табарга мөмкин”.
Еш кына эчкече ата-аналардан авыру балалар туа. Алар әти-әнисе өчен дә, җәмгыять өчен дә авырлыклар тудыра. Никадәр күбрәк алкоголь кулланабыз, җәмгыятьтә авыру балалар шулкадәр күбрәк булачак. Әти-әниләре эчкән балалар алкогольгә бик тиз ияләшә. Шул рәвешле еш кына үсмерләр дә эчкечегә әйләнә. Әгәр дә бала спиртлы эчемлекләргә каршы тора алса, ул бераздан аның никадәр явызлык китергәнен аңлый башлый. Ул спиртлы эчемлекләрне һәм әтисен күралмый башлый. Еш кына мондый гаиләләрдә бер дә спиртлы эчемлекләр кулланмаган балалар үсә. Ләкин моның өчен баланың әнисе тулысынча аек тормыш алып барырга тиеш.
Алкоголь бала организмына бик көчле тәэсир итә. 64 килограммлы өлкән кешегә 40 градуслы аракыдан агуланып үләр өчен 1200 грамм аракы кирәк булса, 16 килограмм авырлыктагы балага вафат булу өчен 60 грамм аракы да җитә. Бала организмына көчле тәэсир итү өчен бик аз гына күләмдә алкоголь дә җитә. Аеруча баланың нерв системасы һәм баш мие бик нык зарарлана, чөнки бу вакытта алар бик интенсив үсә. Балага бер яшь тулганда аның баш мие авырлыгы 2,5 тапкыр арта. 7 яшькә 1250 граммга җитә, ә өлкән кешенең баш мие авырлыгы 1400 грамм тәшкил итә.
Мал көтүенә әверелү
Бездә законнар бик күп, әмма аларда “тәрбия”, “әхлак”, “өлкәннәрне ихтирам итү”, “патриотизм” кебек төшенчәләр юк. Безгә үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүне алга куярга күптән вакыт. Конфуций үз вакытында болай дигән: “Гореф-гадәтләреннән мәхрүм калган халык хайван көтүенә әйләнә”. Безне шуңа китерәләр түгелме?
Безнең күп кенә рухи-әхлакый проблемаларыбыз Көнчыгыштан килә.
Еш кына, базар барысын да үзе хәл итәргә тиеш, диләр. Әмма базарның кешенең рухи дөньясында эше юк. Ул бары тик табыш өчен генә эшли. Минем фикеремчә, әхлаклылык властьтан башланырга тиеш. Шунда ук тагын бер сорау туа: ә без үзебез халыкны саклау өчен нишлибез соң? Үз-үзен саклый, яклый алмаган халыкның киләчәге дә аянычлы.
1993 елның 22 июлендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга нигезләнгән закон кабул ителде. Аңа ярашлы, халыкның сәламәтлеген саклауга бәйле рәвештә, киңкүләм мәгълүмат чараларында алкогольле эчемлекләрне һәм тәмәкене рекламалау тыела. Әмма бу законнарның үтәлү механизмы гамәлгә ашырылмады. 1995 елда “Реклама турында” Закон үз көченә керде. Анда тәҗрибәсе булмаган һәм белеме җитмәгән кулланучыны шикләнүгә мәҗбүр итәргә ярамаганлыгы ассызыклана. Аеруча балаларга һәм үсмерләргә юнәлтелгән рекламада сак булу кирәк. Шул ук вакытта, әлеге категориягә карамаган рекламага балалар һәм үсмерләрне җәлеп итү дә тыела. Кешене рәнҗетә алырлык сүзләр, чагыштырулар куллану, милләт аермасы, һөнәр, социаль категория, яшь үзенчәлеге, җенесе, теле, кайсы дингә каравына нигезләнеп, аны мыскыл итү, философик һәм сәяси карашларын рәнҗетүче реклама этика кануннарына сыймый. Шул ук вакытта, ниндидер дәүләтнең символларына, милли валютага, дини символларга, дөньяви яисә милли мәдәни мирас булган сәнгать объектларына, нинди дә булса физик яисә юридик берәмлеккә, эшчәнлеккә, товарга кара ягу да этик кануннарга каршы килә. Мондый реклама һәр илдә бик күп. Аны хәзер халыкара форматта хәл итү кирәк. Монда тагын бер проблема барлыкка килә — кешене, башлыча, яшьләрне, кирәкмәгән, ялган мәгълүматтан саклау. Бу аларга әхлакый гына түгел, физик сәламәтлегенә дә зыян сала ала. Базар шартларында реклама сәүдәне алга гына илтми, ул мәгълүмат бирүче буларак та роль уйный.
Реклама гадәти сәүдә мөнәсәбәтләрен юкка чыгара. Ул булмаган тормышны күрсәтә, кулланучыны сыйфатсыз гына түгел, кирәкмәгән товар сатып алырга этәрә. Шуңа күрә реклама — ул психологик көчләү, кешенең ихтыярын юкка чыгару.
Реклама — дөньяны кабул итүдә оятсызлыкны законлаштыру ул. Әмма бу оятсызлык тапшыруларда булмаса, рекламада да булмас иде. Дөресен генә әйткәндә, реклама белән түгел, оятсызлык белән көрәшергә кирәк.
Реклама безне дөньяны өзек-өзек итеп кабул итәргә өйрәтә. Бер-бер артлы икенче каналга күчкән кеше уйланырга сәләтле түгел. Әле шул арада аның фикерен реклама да өзә. Мондый кешеләр бер китапны укып чыга алмый, хәтта озак итеп бер кеше белән аралаша да алмый. Аларның баш мие нәрсәнеңдер кинәт килеп керүен көтә. Шул ук вакытта, реклама караган балаларның төнлә еш уянуы да билгеле. Аларның да баш мие кинәт кенә нәрсәдер булуын көтә икән. Уйлануның өзелүе — шизофрения авыруының иң чагу күрсәткече. Телереклама кешене психик яктан көчли, аеруча балаларның аңы белән “уйный” ул.
Бик күп киңкүләм мәгълүмат чаралары яшьләрне чынбарлыкны дөрес итеп кабул итүгә комачаулый. Төрле күңел ачу программалары, акчага уйнау, көлкеле тапшырулар, эротика күрсәтүче сюжетлар аларда тормышны бәйрәм кебек кабул итүгә китерә. Шул ук вакытта, илдә икътисади кризис күзәтелә, күп кенә кеше акчасызлыктан интегә. Икенче яклап, бездә үтереш, көчләү, садизм белән сугарылган Америка боевиклары, фантастик триллерлар еш күрсәтелә. Кешеләрне үтерү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка катастрофалар халыкны, шул исәптән балаларны да, үтерешләрне көндәлек бер гадәти күренеш кебек кабул итәргә өйрәтә.
Эмоциональ битарафлык һәм трагик хәлләр белән кызыксыну һәм аларга ниндидер канәгатьлек белән карау психик проблемалар барлыгын күрсәтә һәм бу сәламәт кешегә хас нәрсә түгел.
Максатлары — безне маңкорт итү
Русиянең күпмилләтле мәдәнияте илнең бердәмлеген сакларга ярдәм итә. Кызганычка каршы, бүген мәдәни кыйммәтләр дә югала.
Сер түгел, СССР таркалганнан соң тышкы дошманнардан һәм Көнбатыш идеологлары тарафыннан Русия мәдәниятенә һөҗүм башланды. Алар безнең көнкүрешне, мәдәниятне, тарихны төрле тәнкыйтькә дучар итә. Сүз әхлакны юкка чыгару турында бара. Ни өчен шундый зур һөҗүм бара соң? Чөнки Русиянең нигезендә күпмилләтле халыклар тора. Бу халыкларның рухын үтерү — Русияне юкка чыгару ул. Тик, В. И. Ленин әйтүенчә, безгә аңлашылган нәрсәләрнең барысы да халыкка аңлашылмый. Шуңа да без моны һәркемгә аңлатырга тиеш.
Көнбатышның Русия рухына янавы безнең күпмилләтле илебезгә, чын-чынлап, куркыныч тудыра. Мәдәният өлкәсендәге рухи сугыш бик җитди, шуңа да һәр патриот аны саклауга үз өлешен кертергә тиеш. Безгә, илебез патриотларына, урыс телен саклап калу турында да уйланырга кирәк. Бөек урыс шагыйре А. Пушкин әйтүенчә, тел — ул халык үзе. Халыкны бетерергә телисең икән — аның телен юкка чыгар. Урыс теле — Русия Федерациясенең дәүләт теле. Бу Русиянең барлык милләтләренең бердәм теле. Бүген урыс халкын юкка чыгарырга, Русияне җимерергә, урыс дөньясын юк итәргә теләүчеләр телне бетерү максаты белән яши. Соңгы 20 елда алар, чыннан да, безнең планетада урыс телендә аралашучылар санын 350 миллионнан 278 миллион кешегә кадәр кыскартты. Белгечләр фикеренчә, 2025 елга бу сан тагын да кимиячәк. Дошманнар халыкны теленнән мәхрүм итү, аларның аңындагы бердәмлекне юк итеп һәм аларга башка ят фикерләрне сеңдереп, аерым халыкны юк итәргә омтыла. Кызганычка каршы, бүген бу корал урыс цивилизациясенә бик нык кагыла. Бүген яшьләрнең күпчелеге мәдәниятне сакларлык дәрәҗәдә урыс телен белми. 2013 елда Русиянең 83 шәһәрендә яшәүчеләр диктант язды. Имтиханда катнашу-чыларның 60 проценты “икеле” алды. Бары тик йөз кешедән берсенә генә “бишле” билгесе куелды.
Соңгы елларда миллионлаган аудиторияле урыс телевидениесендә урыс теленең мәдәнилеге югала бара. “Я балдею!”, “Я тебя хочу!” дип, күренекле хатын-кызлар, күңел ачу тапшырулары алып баручылар кычкыра. Гомумән, бүген телевидениедә кычкыралар, акыралар, әмма сөйләмиләр. Совет чорында методист-филологлар студентларга сөйләм теленең мәдәниятен саклауга юнәлтелгән тапшырулар караргә киңәш итә иде.
Русиянең һәм Башкортстанның киләчәгенә килгәндә, ул тулысынча аның җитәкчеләренә генә түгел, милли кыйммәтләрне, рухи байлыкны саклый алырлык халкына да бәйле. Нәкъ милли мәдәният халыкның нигезен һәм аның заманча тормышта урынын билгели. Кешенең рухи дөньясы һәрвакыт яклауга мохтаҗ. Соңгы елларда Башкортстанда мәдәниятне үстерү, халыкның күңел байлыгын арттыру буенча күп эшләргә нигез салынды. Президент Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасындагы сүзләрен китерәсем килә: “Кем үз-үзен хөрмәт итми, аны, һичшиксез, башкалар да хөрмәт итмәячәк. Мин Ватанга булган мәхәббәт күзләребезне томаларга һәм без дөньяда иң яхшылары дигән фикерне алга куярга димим. Әмма урыс кешесе үз бәһасен белергә тиеш.
Русия үзенең көчлелеге турында мең еллар дәвамында яулаган хөрмәткә таянып әйтә ала. Русия халыкара террорга каршы ачык сугыш алып бара. Безнең алда торган бурычларны без үзебез генә хәл итә алабыз”.
Илдар Вәлитов,
балалар хирургы, Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, философия фәннәре докторы.