+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 Май , 10:45

Руль артына кем утыра?

Ни аяныч, бәйрәмнәр чорында юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очраклары аеруча күп теркәлә.

Руль артына кем утыра?
Руль артына кем утыра?
Бүздәктә автоинспекторлар юлда барган машинаны туктатырга уйлаган, әмма аны йөртүче ир, аларга буйсынмыйча, качкан.

“Водитель, юл кагыйдәләрен бозып, юлдагы башка кешеләрнең дә гомерен һәм сәламәтлеген хәвеф астына куйды. Аны туктату өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлеге хезмәткәрләре урамның бер башын яптырырга мәҗбүр булды. “Капкан”га эләккән шоферга туктарга туры килде. Аны тоткарладылар һәм полиция бүлегенә алып килделәр”, – дип белдерде Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова.
Тоткарланучының исерек килеш машина белән идарә итүе ачыкланган. Автомобильдә шулай ук водительнең хатыны һәм ике баласы булган. Аның ОСАГО полисы да булмаган. Шулай итеп, өч административ беркетмә төзелгән. “Ата-аналарның үз балаларын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәве факты буенча тикшерү үткәрелә”, – дип өстәде Ирина Волкова.
Шушы көннәрдә башкаланың Зорге урамында автомобиль тәгәрмәчләре астына балигъ булмаган ике бала эләккән.
Бу хәл көндезге сәгать дүртләрдә булган. “Шкода Кодиак”ның 32 яшьлек шоферы җәяүлеләр кичүендә 12 һәм 16 яшьлек кызларны бәрдерә.
Төрле җәрәхәтләр алган зыян күрүчеләрне дәваханәгә китергәннәр.
Ә 3 май кичендә Хәйбулла районында теркәлгән авария кеше гомерен өзгән. Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 56 яшьлек хатын җәяү юл читеннән китеп барган. Юлдыбай – Акьяр – Сара юлының 43нче километрында “Газель” руле артындагы Зианчура районында яшәүче ир, аны күрмичә, бәрдергән.
Кызганычка каршы, хатын ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәнче үк үлгән. Водитель мәрхүмәнең юлдан яктылыкны кайтаручы билгеләрсез атлап баруын аңлаткан.
Кушнаренко районында юл-транспорт фаҗигасендә маллар зыян күргән.
“БашДТП” социаль челтәренә урнаштырылган хәбәрдән шул билгеле: Кушнаренко районының Әхмәт авылында автомобиль көтүдән кайтып килгән сыерларны бәрдерә. Әлеге хәлнең рәсми сәбәпләре әлегә аталмаган.
Иң кызганычы: машина белән бәрелешкән малларның кайберләре урында җан биргән...
Маллар өчен юл кагыйдәләре юк. Авылларда көтүләр чыгуын исәпкә алып, водительләргә тагын да игътибарлырак булырга кирәк.

Резида ВӘЛИТОВА.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас в