+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 Май 2022, 06:30

Уфада җир убылган урында белгечләр эшли

Уфада Урман юлы урамындагы грунт убылу уңаеннан хәл шундый: 6 майда 02 сәгать 30 минутта Көнчыгыш чыгу урынында 20 ел элек монтажланган көньяк штольня янында өлешчә җир убылган. Штольня беркетмәләренең берсе ярылган. Бу штольня транспорт чарасы юлы буларак кулланылган, аның буенча төзелеш материаллары китерелгән һәм тау эшкәрткәндә барлыкка килгән грунтны ташыганнар.

Уфада җир убылган урында белгечләр эшлиУфада җир убылган урында белгечләр эшли
Уфада җир убылган урында белгечләр эшли

Вакыйгадан соң ук белгечләр урынга чыккан һәм маркшейдер мониторингын башлаган. Белгечләр инде тергезү эшләрен башлаган. Иминлек өчен территорияне әйләндереп алганнар һәм тәүлек буе сакчылар урнаштырганнар.

2007 елда Көнчыгыш чыгу юлы төзелешен финанслау булмау сәбәпле туктаттылар. Ел саен аны карап-тоту өчен Башкортстан бюджетыннан 200 миллион сумнан артык акча бүленде. Көнчыгыш чыгу юлы төзелешен яңарту мондый вакыйгаларны тоннельнең бөтен озынлыгы буенча булдырмый калырга мөмкинлек бирде.

6 майда җир убылган участокта Көнчыгыш чыгу юлы тоннелен төзү эшләре үткәрелмәгән. Шул ук вакытта эш башкару графигы нигезендә көньяк штольняда даими ныгытманы урнаштыру 2022 елның июненә планлаштырылган булган. Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Җир убылган урында инженерлык челтәрләре һәм газ торбалары юк. Шулай итеп, сәнәгать куркынычсызлыгы турындагы федераль закон буенча, килеп чыккан хәл авария исәбенә керми һәм Көнчыгыш чыгу юлы проектының планлы төзелеше дәвам итә, дип хәбәр итә Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас