+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Май 2022, 13:15

Иске Сибайда мәктәп вакытында тапшырылачак!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров эш сәфәре кысаларында Баймак районының Иске Сибай авылында төзелә торган урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.  

Иске Сибайда мәктәп вакытында тапшырылачак!Иске Сибайда мәктәп вакытында тапшырылачак!
Иске Сибайда мәктәп вакытында тапшырылачак!

Намуссыз подрядчы үз өстенә алган йөкләмәләрне вакытында үти алмады һәм әлеге объектны тиешле срокларда тапшырмады. Бу урындагы халыкның ачуына китерде.
- Уртак көч белән без мәктәп төзелешен яңадан тергездек һәм Баймак районында яшәүчеләргә вәгъдә иткәнчә, аны вакытында тапшырачакбыз. 1 сентябрьдә балалар бу мәктәпкә барырга тиеш! Бурыч амбициоз, әмма үтәләчәк. Моны процесска җәлеп ителгән барлык кешеләр өчен минем наказым дип санарга мөмкин, - диде Андрей Назаров.
Шулай ук Башкортстан Премьер-министры объект төзелешенә субподрядчы «Башеврокуб» оешмасы көчләре җәлеп ителәчәген ассызыклады. 12 майдан башлап, атна саен, Хөкүмәт утырышында җаваплы кешеләр төзелеш эшләренең барышы турында отчет бирергә тиеш булачак.
Бу хакта Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә пост та урнаштырган:
“Бүген Урал аръягындагы эш сәфәре барышында Иске Сибай авылында мәктәп төзелеше мәйданчыгына кердем. Объект мөһим һәм кирәкле, һәм мин бу мәктәпне вакытында алмаган Баймак районы халкының ачуын аңлыйм”, — дип язган ул.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас