+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Май 2022, 13:45

Башкортстанда урманнар яна башлады

Тыюлыкта 7 гектар урманны ялкын ялмаган...

Башкортстанда урманнар яна башладыБашкортстанда урманнар яна башлады
Башкортстанда урманнар яна башлады

Башкортстан МЧСы хәбәр итүенчә, урман янгыннарының ике яңа учагы теркәлде, шуларның берсе - Туймазы районында 2,6 гектардагысы - юк ителде. Шулай ук янгын сүндерүчеләр 8 майда Бөрҗән районында башланган 4,2 гектардагы урман янгынын сүндергән.

Белорет районы территориясендәге Көньяк-Урал дәүләт табигать тыюлыгында җиде гектар мәйданда урман януы дәвам итә. Бу участокта эшләр кызу бара. Әлегә янгынга киртә куелган, аның юлында елга да бар. Янгынның сәбәбе - кеше факторы.

Бүген белгечләр, Башкортстан урманнарында 2, 3 һәм 4 класслы янгын хәвефе булыр, дип фаразлый: республиканың Күгәрчен һәм Әбҗәлил районнарында иң начар хәл күзәтелә.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас