

Бүген Уфадан Донбасска Луганск Халык Республикасы халкы өчен гуманитар йөк белән җиденче конвой китте. Йөкнең гомум авырлыгы 167 тоннадан артык. Аның составында 61 тонна төзелеш материаллары, 3 тонна диярлек медицина кирәк-яраклары һәм дару препаратлары, ишегалларын һәм урамнарны төзекләндерү өчен 30 тонна җиһазлар, 70 тонна салкын асфальт, азык-төлек, канцтоварлар, хуҗалык товарлары бар. Колонна составында барлыгы 41 берәмлек техника һәм 133 кеше. Медицина ярдәме күрсәтү өчен 23 табиб һәм 17 шәфкать туташы һәм фельдшер китте.
"Безнең белән беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән сәламәтлек автопоездлары бара, анда флюорографлар, маммографлар, диагностика җиһазлары бар. Барлык табиблар һәм шәфкать туташлары төрле профильле һәм үз эшләренең профессионаллары булып тора. Донбасска командировкабыз бер ай дәвам итәчәк. Без аңлыйбыз, бүген ЛНРда табиблар җитми һәм бик күп халык квалификацияле медицина ярдәменә мохтаҗ", - дип сөйләде Уфаның 43нче поликлиникасы баш табибы Руслан Әхмәдуллин.
Колонна составында 19 юл техникасы берәмлеге, шулай ук юл эшчеләре һәм юлларны ремонтлау өчен кирәкле материаллар бар. Ай дәвамында республикадан 29 юл эшчесе юлларны тергезүдә һәм төзекләндерүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Донбасс халкына гуманитар ярдәм күрсәтү өчен узган ике айда республика инде 5 автомобиль колоннасы һәм 1 тимер юл вагоны җибәрде.