+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 Мая 2022, 17:32

Стәрлетамак районы хакимиятендә - үзгәреш

Радий Хәбиров Әнвәр Абдрәфыйковка фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Стәрлетамак районы хакимиятендә - үзгәрешСтәрлетамак районы хакимиятендә - үзгәреш
Стәрлетамак районы хакимиятендә - үзгәреш

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Стәрлетамак район Советы утырышында катнашты.

Депутатлар Әнвәр Абдрәфыйковның контракт вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә аның муниципалитет башлыгы сыйфатында вәкаләтләрен туктату өчен тавыш бирде. Район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча үтәү район башлыгының беренче урынбасары Лилия Шәйхетдиновага йөкләтелде.

Радий Хәбиров Әнвәр Абдрәфыйковка Стәрлетамак районы башлыгы вазыйфасында нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа «Хезмәт батырлыгы өчен» медален тапшырды.

- Сез бик нәтиҗәле, тыныч эшләдегез. Сез – аз сөйләп, күп эшләүче җитәкчеләрнең берсе, - диде Радий Хәбиров. – Без, һичшиксез, сезнең тәҗрибәгез һәм белемнәрегез кайда файдалы булачагын хәл итәрбез. Сез безнең командада калырсыз һәм республика файдасына хезмәт итәчәксез, дип ышандыра алам.

Төбәк җитәкчесе Стәрлетамак районының югары икътисади күрсәткечләргә ирешеп, динамик үсеш алучы төбәк булкын билгеләп үтте. Ә республика алга таба да муниципалитет инфраструктурасын үстерүне дәвам итәчәк, тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас