

Бүген Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәте утырышын үткәрде, анда республиканың рәсми туристик маршрутының статусын билгеләү һәм аны файдалану тәртибе турында фикер алыштылар.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, дөньяда агымдагы хәл туристлык тармагын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача, шуңа бәйле рәвештә эчке туризм үсеш ала.
– Быел турбизнеска дәүләт ягыннан да, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә дә моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтү планлаштырыла. «Сбераналитика» сервисы мәгълүматлары буенча, 2021 елда республикага туристлар агымы якынча 3,5 миллион кеше тәшкил иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 15,8 процентка артыграк. Кунакларга сыйфатлы туристик һәм азык-төлек хезмәте күрсәтү эшен җентекләп планлаштырырга һәм оештырырга кирәк, - диде Андрей Назаров.
Премьер-министр ассызыклаганча, туристларның республика белән кызыксынуы арту сәбәпле, әлеге өлкәне норматив җайга салуга билгеле бер төзәтмәләр кертү таләп ителә. Узган ел туристлык эшчәнлеге турында республика законына берничә үзгәреш кертелгән, шул исәптән туристлык маршрутының хокукый статусы һәм әлеге юнәлешне тормышка ашыру механизмында да. Башкортстан Республикасында рәсми туристлык маршруты статусын билгеләү һәм аны файдалану тәртибен раслау турында эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр итте.
- Проектта туристлык маршрутына Башкортстан Республикасының рәсми туристлык маршруты статусын бирү тәртибе карала, аерым алганда, мөрәҗәгать итүчеләргә карата таләпләр билгеләнә, рәсми турмаршрутлар исемлеген формалаштыру һәм раслау буенча ведомствоара комиссия эше регламентлана, гариза бирү өчен кирәкле документлар исемлеге билгеләнә, туристик маршрут паспортының рәвеше, шулай ук турмаршрутларны сайлап алу критерийлары раслана, – диде Рөстәм Афзалов.