

- Республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүче 4 төбәк операторы билгеләнде. Шул ук вакытта төбәк операторларның берсе – «Дюртюлимелиоводстрой» компаниясенә карата сораулар кала. Чүп-чар коллапсын булдырмас өчен муниципалитетлар һәм төбәк операторының нәтиҗәле эшен төзергә һәм барлык хәвефләрне исәпкә алырга кирәк, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Агымдагы хәл турында табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов сөйләде.
Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская социаль челтәрләрдә гражданнарның каты коммуналь калдыклар чыгаруга, контейнерлар тулуына карата шикаятьләре турында җентекләп сөйләде. Шул ук вакытта төп шикаятьләр «Дюртюлимелиоводстрой» компаниясе зонасына туры килә.
- Күпчелек күрсәткечләр буенча республика Русиядә алдынгы урыннарны били, һәм чүп реформасы буенча да без төбәкләр арасында беренче урынга чыгарга тиеш. Безне ишеткән җирдә эшне озак вакытка корабыз, безне ишетми һәм көйли алмаган урыннарда – ул операторлар белән эшне туктатачакбыз. Безнең халык мәнфәгатьләре теләсә нинди килешүләрдән кыйммәтрәк. Бу очракта республика Прокуратурасыннан тикшерү гамәлләрен килештерүне сорыйбыз һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул итәчәкбез, – дип нәтиҗә ясады Премьер-министр.
Фото: pravitelstvorb.ru