+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Май 2022, 05:00

Чын патриотлар булып үсегез!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Уфа шәһәренең 161нче лицеенда флаг­лар чыгару тантанасында катнашты. Ул укытучыларны һәм укучыларны республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм барлык депутатлар исеменнән сәламләде.

— Ышанам ки, нәкъ менә бүгенге тантана сезнең гомерегез буена истә калачак, — диде Константин Толкачев. — Бүген сез яңа матур традициянең башында торасыз. Берничә ел узар, лицейны тәмамларсыз, олы тормышка аяк басарсыз. Сезнең урынга балаларның яңа буыннары киләчәк, елдан-ел алар флаглар һәм гимннар белән шундый ук линейкаларда катнашачак. Ләкин нәкъ менә сез беренче линейкада тордыгыз, нәкъ менә сезнең алда беренче тапкыр флаг чыгарылды, нәкъ менә сезнең күз алдыгызда бу мөһим тарихи вакыйга булды.

Парламент спикеры билгеләп үтүенчә, флагларны күтәрү традициясе элек тә бар иде.

— Мин ышанам, сез бу традицияне саклаячаксыз, ә сезнең өчен флагны чыгару яки күтәрү, гимнны башкару һәрвакыт мөһим вакыйга булачак, сез Ватанга тугры булып үсәчәксез, үз илегезне яратачаксыз, аны төрле яклап ныгытачаксыз, ә соңыннан балаларыгыз һәм оныкларыгызны шул ук традицияләрдә үстерәчәксез, — диде Константин Толкачев. — Ул чакта безнең ил иң алга киткән булачак һәм кешеләр монда башкалардан яхшырак яшәячәк. Мин сезгә чын күңелдән иң изге теләкләр телим. Сәламәт, акыллы, бәхетле, көчле булып үсегез. Яхшы укыгыз. Олы һәм кече Ватаныбызның чын патриотлары булыгыз.

Чын патриотлар булып үсегез!
Чын патриотлар булып үсегез!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас