

“Бөтен республика буенча күперләр ремонтлау һәм төзү дәвам итә. Быел безнең эштә 13 объект бар. Алар арасында зур инфраструктура проектлары да бар, мәсәлән, Зининодагы транспорт чишелеше яки Уфадагы Агыйдел аша иске, аркалы күперне капиталь ремонтлау. Бәләкәй күперләр бар, алар да безнең халык өчен мөһим.
Узган ел без 2,3 мең метр күпер корылмасын төзедек һәм ремонтладык. 2022 елга планнар белән уртаклашам. Баймак районында - Сакмар, Бәләбәй районында - Өсән, Белоретта - Инҗәр һәм Зуячка, Благоварда - Бедринка, Караиделдә - Байкы, Чишмәдә - Балышлы, Шаранда - Таш-Чишмә, Чакмагыш районындагы Калмаш елгалары аша күперләр ремонтланачак. Алар барысы да авария хәлендә һәм кешеләр, әлбәттә, аларны бик көтә.
Шулай ук быел Толбазы – Красноусольский юлында Агыйдел аша һәм Сим аша М5 «Урал» – Олы-Теләк юлы участогында салынган зур объектларга капиталь ремонт ясала башлады. Аларны 2023-24 елларда тапшырачакбыз.
Беләм, проблемалы участоклар күп әле. Акрынлап бу мәсьәләләрне хәл итәчәкбез.
Барыгызга да яхшы көн!” - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.
Фото: vk.com/radiyhabirov