

Радий Хәбиров "Башфракция" әгъзаларын федераль акчаларны җәлеп итү буенча уртак эшкә активрак кушылырга чакырды.
— Быел республика мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 2,9 миллиард сум акча алды. Сүз дә юк, бу безнең Русия Президенты программасы, ләкин әгәр дә без заявка кампаниясен начар оештырган булсак, мондый акча алалмас идек, — дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы, — хәзер безнең күпчелек авыл мәктәпләрен тәртипкә китерү мөмкинлеге бар.
Беренче вице-премьер, төбәкнең икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов Башкортстанда төп социаль-икътисади проектларны тормышка ашыруга федераль акчалар җәлеп итү турында сөйләде.
Төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев федераль дәрәҗәдә ярдәм таләп итә торган инфраструктура проектлары турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, төзелеш материалларына бәяләр арту сәбәпле, кайбер юл объектларын гамәлгә ашыруның гомум бәясенә төзәтмәләр кертелгән.
Русия Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин транспорт проектларына инвестицияләр күләмен арттыру мөмкинлеген карау өчен Федераль юл агентлыгы («Росавтодор») вәкилләре белән берничә тапкыр очрашуын билгеләп үтте.
Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итүенчә, агымдагы елда агросәнәгать комплексына 6,4 миллиард сум федераль акча җәлеп итәргә планлаштыралар. Бу — гомумдәүләт проектлары һәм дәүләт программалары кысаларында ярдәм итү, шулай ук банк кредитларын һәм лизинг түләүгә субсидияләр.
Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов депутатлар белән очрашуда мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә федераль акчалар җәлеп итү планнары турында сөйләде.
Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева, “Бердәм Русия” партиясе активы белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышулары турында сөйләде.
– Республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында бик күп эшләр башкарыла — яңа дәваханәләр, поликлиникалар, ФАПлар төзелә, — дип билгеләп үтте Римма Әмир кызы. – Дару препаратларын җитештерү буенча импортны алыштыру мәсьәләләре турында фикер алышабыз, шушы мөһим бурычны хәл итү өстендә эшлибез.
Соңгы елларда федераль үзәктән Башкортстанда спорт өлкәсе дә зур ярдәм ала.
– Әгәр 2015 елдан 2017 елга кадәр республика яңа спорт объектлары төзелешенә федераль бюджеттан 200 миллион сум акча алса, 2018 елдан 2021 елга кадәр 2,8 миллиард сум алган, — дип белдерде республиканың спорт министры Руслан Хәбибов.
Фото: glavarb.ru