+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Май 2022, 12:25

Уфа яңа коммуналь техника алуны дәвам итә

13 майда Уфада шәһәрне җыештыруны тәэмин итүче хезмәтләргә яңа коммуналь техниканы чираттагы тапшыру булды. Ачкычларны муниципаль предприятиеләр директорларына башкала хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев тапшырды.

Уфа яңа коммуналь техника алуны дәвам итәУфа яңа коммуналь техника алуны дәвам итә
Уфа яңа коммуналь техника алуны дәвам итә

Бу юлы шәһәргә 23 МТЗ «Беларус 82.1» тракторы һәм ике щеткалы, вакуумлы себерү-җыю җайланмасы белән 8 УКМ-2500м машинасы бирелде.

- Бүген безнең автопарк бик яхшы техника белән тулылана. Беренче чиратта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка безгә моңарчы күрелмәгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Ратмир Мәүлиев. - Апрельдә безгә Белоруссиянең «АМКОДОР» заводында җитештерелгән 11 төягеч тапшырылды, алар белән хәзер башкалабызда җитештерүне локальләштерү, техникага хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәге булдыру буенча актив сөйләшүләр алып барабыз. Әле күптән түгел генә шәһәр урамнарында үз бурычларын үти торган тагын 8 берәмлек катнаш юл машинасы алдык. Кыш көне безгә кар чистарту өчен 9 шнекоратор килде. Тагын 32 берәмлек мини-төягечләр китерү стадиясендә. Предприятие җитәкчеләренә, машина йөртүчеләргә аңа сак карауларын, техник торышын күзәтүләрен, вакытында хезмәт күрсәтүләрен сорыйм. Район башлыкларына шуны әйтәсем килә, хәзер минем сезнең алда, республика җитәкчелеге алдында һәм, һичшиксез, башкала халкы алдында өстәмә җаваплылык ята.

Фото: ufacity.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас