+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2022, 20:55

Андрей Назаров: "Без еш кына артык намуслы һәм озак көтәбез"

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров үз сәхифәсендә пост куйган.

Андрей Назаров: "Без еш кына артык намуслы һәм озак көтәбез"
Андрей Назаров: "Без еш кына артык намуслы һәм озак көтәбез"


"Безнең белән дустанә мөнәсәбәттә булмаган Көнбатыш партнерларына ялганны куллану җиңелрәк. Тик Уинстон Черчилль әйткәнчә: "Дөреслек ыштанын кигәнче ялган ярты дөньяны узып өлгерә". Без еш кына артык намуслы һәм озак көтәбез, ә моны, мөгаен, эшләргә ярамый.

Бөек Ватан сугышы статистикасы СССРның 27 миллионга якын кешесен югалтуын күрсәтә. 8 миллионнан аз гына артык - хәрби хезмәткәрләр, 6,5 миллионы - хәбәрсез югалганнар, 1,5 миллионы концентрация лагерьларында үлгән. Әмма калган югалтулар - тыныч халык. Тарихта мондый мисал инде бер генә дә түгел, алар, кызганычка каршы, бик күп.

Күбрәк көтәргә ярамый иде. Тарих дәресләрен иртә яки соңрак өйрәтергә кирәктер, мөгаен. Русия Федерациясе Президенты, бәхеткә, аларны күптән өйрәнгән инде, шуда да тиешле чаралар күрде," - дип язган Телеграмканалда Андрей Назаров.

Фото: ufagrad.info

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: