+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2022, 17:25

Башкортстанның Иранга бизнес-миссиясе башланды

Башкортстанның Иран Ислам Республикасына бизнес-миссиясе 16 майга кадәр дәвам итәчәк.

Башкортстанның Иранга бизнес-миссиясе башланды
Башкортстанның Иранга бизнес-миссиясе башланды


Делегацияне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Русия Президенты каршында Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Греков җитәкли. Делегация составында - сәнәгать һәм нефть-газ комплексы предприятиеләре вәкилләре.

Эш визиты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сорена Саттари белән очрашу нәтиҗәләре буенча үткәрелә.

Беренче көнне Башкортстан делегациясе Тәһранда IranOilShow нефть-газ күргәзмәсендә катнашты, аның кысаларында b2b экспозициясендә халыкара катнашучылар белән очрашулар узды, шулай ук Иранның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, Сәүдәне үстерү оешмасы җитәкчесе Алиреза Пейманпак, Русиянең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян, Русиянең Иран Ислам Республикасындагы сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин белән сөйләшүләр алып барылды.

Алдагы көннәрдә эшлекле очрашулар дәвам итәчәк, шулай ук Иран Ислам Республикасы министрлары белән сөйләшүләр булачак.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: