+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май , 11:35

Мәскәүдә «Урал аръягы-2022» Инвестсабантуе турында фикер алыштылар

Кичә Мәскәүдә «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестицион сабантуеның Программа комитеты утырышы узды. Быел кунакчыл республика Сабантуй кунаклары өчен ишекләрен 2 июньдә ачачак. Форум 4 июньдә Баймак районында Сабантуй белән тәмамланачак.

Мәскәүдә «Урал аръягы-2022» Инвестсабантуе турында фикер алыштылар
Мәскәүдә «Урал аръягы-2022» Инвестсабантуе турында фикер алыштылар


Утырышны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Урал аръягы-2022» Бөтенрусия инвестицион сабантуе программасы турында фикер алышуда катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, санкцияләргә бәйле рәвештә, халыкара партнерларның катнашуы катлаулана, шулай да Казахстан, Беларусь һәм Төркия вәкилләре үзләренең ризалыкларын раслаган инде.

Назаров ассызыклаганча, Урал аръягы өчен генә түгел, ә бөтен Русия өчен зур әһәмияткә ия булган Инвестсабантуйның үз тарихы бар инде.
- Форум ел саен үткәрелә торган чара булып тора һәм Башкортстан территориясендә инде дүртенче тапкыр рәттән үткәреләчәк. Бу юлы чараның масштабы артачак. Бу мәйданчык үзенең югары нәтиҗәлелеген исбатлады. Узган өч елда биредә 57 килешү төзелгән, шуларның 33е 113 миллиард сумга якын инвестиция проекты, 6 меңгә якын эш урыны булдыру белән билгеләнгән. Гомумән алганда, Бөтенрусия күләмендәге чара барлык катнашучылар өчен дә үз гамәли файдасын раслады. Форумда кабул ителә торган карарлар алга таба федераль ведомстволарда гамәлгә ашырыла, чөнки «Урал аръягы» — кризиска каршы үсешнең иң яхшы тәҗрибәләрен алмашу мәйданчыгы, — диде Башкортстан Премьер-министры.

Булачак вакыйга концепциясе һәм төп үзенчәлекләре турында Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде. Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, быел 15 илдән вәкилләр катнашыр дип көтелә.

Чит ил бизнесы, аерым алганда, Төркиянең "Fatinoğlu" һәм "Nevco" компанияләре тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Алар белән Башкортстанда инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча финал килешүләренә ирешелде инде. Болычева, шулай ук, Русия һәм чит ил киңкүләм мәгълүмат чаралары ягыннан да чарага зур кызыксыну булуын билгеләп үтте.

Беренче көн Global Management Clallenge Кубогының төбәк этабы финалыннан башлана, анда быел бизнес-шерифлар һәм хакимият органнары вәкилләре генә түгел, предприятие, муниципаль берәмлек командалары, эшлекле берләшмәләр дә катнаша. Андрей Назаров ассызыклаганча, быел муниципаль дәрәҗәдә инвестицияләр белән эшләү алымнары камилләштереләчәк һәм бизнес-шерифларның беренче төбәкара форумына старт биреләчәк.

РАНХиГСның Оештыру үсеше һәм стратегик башлангычлар институты директоры, Global Management Challenge Russia программасы җитәкчесе Вячеслав Шоптенко ассызыклаганча, Урал аръягындагы форум Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Башкортстан белән хезмәттәшлеге буенча бердәнбер мәйданчык булып тора.

«Урал аръягы"ның традицион партнеры - Русия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы. Быел форум программасында аның Финанс-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте буенча советының «Региональ финанс системаларын һәм бизнесны финанслау инструментларын үстерү» темасына утырышы каралган.

«Урал аръягы-2022» форумының пленар утырышында Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итте аның идарәсе әгъзасы, Финанс-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте советы Рәисе Владимир Гамза.

«Урал аръягы» Бөтенрусия инвестицион Сабантуеның Программа комитеты утырышына нәтиҗә ясап, Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров программаның каралган тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләп бетереләчәген һәм, нәтиҗәдә, бу форум илнең иң зур икътисади мәйданчыклары белән бер баскычка басарга тиешлеген ассызыклады.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в