+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2022, 16:55

Радий Хәбиров Баймак районының социаль объектларында булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районына эш сәфәре кысаларында төзелеш һәм ремонт стадиясендә булган социаль объектларда булды.

Радий Хәбиров Баймак районының социаль объектларында булды
Радий Хәбиров Баймак районының социаль объектларында булды


Район үзәгендә республика җитәкчесе 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты. Билгеләп үтик, уку йорты мәгариф системаларын модернизацияләү программасына керде, аны Русия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Эшләрне быел сентябрь башына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Ремонт вакытында мәктәп укучыларын 4нче Баймак лицеена күчергәннәр. Моның өчен уку йортында барлык шартлар да тудырылган, шул исәптән балаларны кайнар аш белән тәэмин итү дә. Моннан тыш, мәктәп укучыларын шәһәрдә уку урынына илтү өчен җәмәгать транспорты хәрәкәте графигы вакытлыча үзгәртелгән.

Баймакта республика Башлыгы сменага 300 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы төзелеше мәйданчыгында да булды.
Объектны төзү Радий Хәбиров кушуы буенча 2021 елда башланган, ул аны төбәк җитәкчесе сыйфатында Баймак районына беренче сәфәре вакытында биргән. Республика поликлиниканы төзүгә беренчел медицина звеносын модернизацияләү программасы буенча 440,3 миллион сум бүлеп бирде. Тагын 372,2 миллион сум федераль бюджеттан җәлеп ителде.

«Геострой» подрядчы оешмасы генеральный директоры Рөстәм Хаҗиев, объекттагы төзелеш материалларының күбесе республикада җитештерелгән, дип сөйләде.

Өч катлы бинада диагностика бүлеге, дәвалау һәм лаборатория кабинетлары, көндезге стационар, административ, көнкүреш һәм ярдәмче бүлмәләр урнашачак.

Башкортстан Башлыгы якын-тирә территорияне төзекләндерү кирәклегенә игътибар итте.
- Баймак районында яшәүчеләр яңа поликлиникага бик мохтаҗ иде, шуңа күрә без әлеге социаль объектны төзергә карар кылдык, - диде Радий Хәбиров. - Монтаж эшләренең барлык этапларын, җиһазларны урнаштыру, шулай ук территорияне төзекләндерүне контрольдә тотачакбыз, ел ахырына кадәр Баймакта кечкенә пациентлар өчен заманча дәвалау учреждениесе барлыкка килергә тиеш.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: