+14 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май , 14:45

Радий Хәбиров: "Без матур, заманча, яхшы уйланылган җәмәгать киңлекләрен булдырабыз"

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдә әледән-әле яңа постлар куя. Чираттагысы Баймакка кагылышлы

Радий Хәбиров: "Без матур, заманча, яхшы уйланылган җәмәгать киңлекләрен булдырабыз"
Радий Хәбиров: "Без матур, заманча, яхшы уйланылган җәмәгать киңлекләрен булдырабыз"
.

“Баймак. Үзгәрешләр җиле" – Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрнең берсе. 2020 елда Башкортстаннан шундый җиңүчеләр - 13, ә үткән елда 6 булган. Без матур, заманча, яхшы уйланылган җәмәгать киңлекләрен Уфада гына түгел, бөтен республика буенча барлыкка китерергә омтылабыз. Федераль конкурслар да безгә монда бик ярдәм итә.

Элек бу мәйданда Баймак үзәгендә парковка булган иде. Хәзер без булачак амфитеатрның асылын күрәбез, тиздән биредә сәхнә, коры фонтан, җәяүлеләр юллары, эскәмияләр, чүп савытлары барлыкка киләчәк.

Эшләр озакка сузылды, чөнки подрядчыны алыштырырга туры килде. Тик без бу матурлыкны, һичшиксез, булдырачакбыз. Бу урын шәһәрлеләрнең иң яраткан һәм популяр урыннарының берсе булыр дип ышанам", - дип язган Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в