+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май , 22:45

Радий Хәбиров: "Вәгъдә иткәнне үтәдек"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районына эш сәфәре кысаларында 1нче Төркмән авылында янгын сүндерү частен ачу тантанасында катнашты.

Радий Хәбиров: "Вәгъдә иткәнне үтәдек"
Радий Хәбиров: "Вәгъдә иткәнне үтәдек"


Әлеге янгынга каршы хезмәт подразделениесен Радий Хәбиров кушуы буенча оештырганнар, мондый бурычны ул 2020 елның сентябрендә Баймак районына эш сәфәре вакытында йөкләткән иде. Янгын часте белгечләре 3 меңнән артык кеше яши торган 12 торак пунктка хезмәт күрсәтәчәк.

Башкортстан Башлыгы янгын часте биналарын карап чыкты һәм янгын сүндерү техникасының характеристикалары белән кызыксынды.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов бинаны пневмокаркас модульләр кулланып тергезүләре турында сөйләде. Бу инде өченче шундый ук янгын саклау объекты, анда тиз төзелә торган корылмалар технологиясен кулланалар.

Радий Хәбиров Баймак районы территориясендә урман янгыннарын сүндерүдә актив катнашучыларга Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - янгын сүндерүчеләр һәм волонтерлар, урындагы халык. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе Ишбирде авыл Советына тагылма янгын техникасын - "ЛКТ-4П" цистернасын тапшырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районына эш сәфәре ахырында 1нче Төркмән авылы мәктәбендә булды. Регион Башлыгы кабинетларны, мәктәпнең көрәш секциясендә шөгыльләнүчеләрнең күнекмәсен карады. Сигезенче сыйныф укучысы Азамат Әхмәтов – республика чемпионы һәм Русия ярышлары призеры белән шашка уены үткәрде. Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров хәбәр иткәнчә, якын арада тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен укыту кабинетына юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү өчен яңа җиһазлар кайтарылачак.

Баймак районында эре мөгезле терлекләрдә йогышлы авыру таралган чорда укучылар атнага ике тапкыр республикада җитештергән сөт кухнясы ризыкларын алды. Урындагы халык чын күңелдән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка карантинлы чаралар вакытында авыл халкының ихтыяҗларына игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Терлек авыруы белән нәтиҗәле көрәшкәннәре өчен Радий Хәбиров ветеринария хезмәте белгечләренә һәм муниципалитет халкына рәхмәт белдерде.

Башкортстан Башлыгы белән аралашканда урындагы халык автоюлларны ремонтлау, балалар физкультура белән шөгыльләнә алсын өчен хоккей тартмасы һәм урам спорт мәйданчыгы урнаштыру мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук укучыларның ата-аналары 1975 елда төзелгән мәктәп бинасын уку йортларын капиталь ремонтлау программасына кертүләрен һәм аның матди базасын ныгытуда, берничә мультимедиа такталар сатып алуда һәм лингафон кабинеты булдыруда ярдәм күрсәтүен сорадылар.

– Сезнең барлык үтенечләрне дә өйрәнәчәкбез һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә тапшырачакбыз, - диде Радий Хәбиров. – Ел ярым элек сезгә килгәч биргән вәгъдәне үтәдек. Юлга вак таш җәю белән дә ярдәм итәрбез.

Фото: Сайт главы РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в