+14 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май , 14:40

ЦУР: Пособиеләр кайчан түләнәчәк?

Ни өчен халык социаль челтәрләрдә социаль яклау органнарының аларның гаризалары буенча җавап бирмәве турында шәрехләр калдырган? ЦУР шушы хакта аңлатма бирә.

ЦУР: Пособиеләр кайчан түләнәчәк?
ЦУР: Пособиеләр кайчан түләнәчәк?


"Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары түләүләрне, аерым алганда, 3-7 яшьлек балаларга пособиеләрне, билгеләнүгә дәгъва итүчеләрдән күп мөрәҗәгатьләр теркәде.

Халык социаль челтәрләрдә социаль яклау органнарының аларның гаризалары буенча җавап бирмәве турында шәрехләр калдыра. Бу техник проблема аркасында икән. Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге мәгълүматларына караганда, техник өзеклек аркасында, 28 апрельдән 13 майга кадәр, социаль ярдәм чараларын алуга гражданнарның гаризаларын карау мөмкинлеге булмаган. Хәзер, хәбәр ителүенчә, системаны тергезү эшләре тәмамланган – барлык гаризаларны якын арада караячаклар.

Ә без исегезгә төшерәбез: 3-7 яшьлек балалар өчен пособиеләр түләү буенча күп кенә сорауларга җавапларны Telegram мессенджеры платформасында чат-бот аша алырга мөмкин: https://t.me/posobie3_7_02_bot", - дип яза ЦУР.

Фото: ЦУР сайты.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в