"Красный Луч өчен бүген - үзенчәлекле көн.Без барыбыз да беләбез: ир-егетләребез махсус хәрби операциядә көрәшә һәм безгә нацист оккупациясеннән зыян күргән шәһәрләребезне тергезүдә ярдәм кирәк», — диде ЛНР Башлыгы киңәшчесе Марина Филиппова.
Ул ЛНРга республика гражданнары белән бергә «хезмәт фронтында сугышырга» килгән Башкортстан халкына рәхмәт белдерде.
"Донбассның җиңүе һәм иреге сугыш кырларында гына түгел, монда да, безнең хезмәт батырлыкларында да чагыла. Без бергәләп җиңәчәкбез һәм шәһәрләребезне тергезәчәкбез", - дип ышандырды Марина Филиппова.
Красный Луч хакимияте башлыгы Сергей Рыбальченко билгеләп үткәнчә, Русия Федерациясе сигез ел дәвамында ЛНРга даими ярдәм күрсәткән.
Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азат Абдрахманов чираттагы, җиденче, гуманитар конвойны республиканың нәкъ менә Красный Луч шәһәре халкы өчен формалаштыруын билгеләп үтте.
"Гуманитар йөктән тыш, без юл, коммуналь техника, шулай ук Русия Федерациясенең иң яхшы юлчыларын алып килдек", - диде ул һәм, алар Красный Луч һәм Петровский юлларындагы чокырларны ямау эшләренә якын көннәрдә керешәчәк, дип өстәде.
Фото: bashinform.ru