Тәү чиратта, өстенлекләргә ия булучыларны, шул исәптән инвалидлыгы булган кешеләрне дарулар белән тәэмин итү турында сүз барды. Үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Гүзәл Камалова билгеләвенчә, 2021 елда районда яшәүче 800дән артык инвалид, шул исәптән инвалид балалар дарулар белән өстәмә рәвештә тәэмин ителгән. Әлегә препаратлар белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, шулай да чит ил дарулары булмаган очракта, дәвалаучы табиб аларның аналогын билгеләргә мөмкин.
Шулай ук утырышта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәдәни һәм спорт чараларында катнашуы турында да сөйләделәр. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Виктория Мөхәммәдиева билгеләвенчә, мәдәният өлкәсендәге объектлар-ның күбесе узган гасырда төзелгән, шуңа күрә аларны инвалидлар өчен җайлаштыру авыр. Шуңа карамастан, мондый эш даими рәвештә алып барыла. Район мәдәният сараеның төп һәм 2нче санлы корпусларында уңайлыклар тудырылган. Районда яшәүчеләрнең аерым категорияләре белән эшләүче махсус клуб оешмалары булмаса да, сәламәтлек мөмкинлек-ләре чикле кешеләр мәдәни-ял чараларыннан читтә калмый.
Ә менә Яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча бүлек начальнигы Руслан Хәертдинов үзенең чыгышында адаптив физик культурага районда җитди игътибар бирелмәвен ассызыклады. Мәсәлән, ун мең кеше яшәгән Кырмыскалы авылында бу категория кешеләр белән шөгыльләнүче белгеч тә, махсус инвентарь да юк, шуның нәтиҗәсендә дәресләр дә үткәрелми.
Совет әгъзалары килеп туган хәлне җентекле тикшереп, мәсьәләне грант конкурслары ярдәмендә хәл итәргә кирәк, дигән фикергә килде. Ветераннар, инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм фонды, иҗтимагый оешмалар, шулай ук үзәк район дәваха-нәсе, “Гаилә” хезмәте ярдәмендә бу эшне тормышка ашырырга мөмкин булыр, дип ышанасы килә.