+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 Май 2022, 17:35

Калдыклар белән эш итүнең тотрыклы системасын булдырырга кирәк

16 майда Башкортстан Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы эше мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә булды. Ул республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узды.

Калдыклар белән эш итүнең тотрыклы системасын булдырырга кирәк
Калдыклар белән эш итүнең тотрыклы системасын булдырырга кирәк

- Республикада өмәләр айлыгы тәмамланды. Экологик өмәләрдә барлыгы 413 меңнән артык кеше һәм 12 мең оешма катнашты. 6,5 мең тонна чамасы чүп-чар җыелган һәм чыгарылган, нәтиҗәдә, контейнер мәйданчыклары чүп-чар белән тулган, бу гражданнарның «Инцидент-менеджмент» системасына мөрәҗәгатьләренең күбәюенә китергән, шул ук вакытта төп шикаятьләр «Дюртюлимелиоводстрой» компаниясе зонасына туры килә. Узган киңәшмәдә компаниягә хәлне төзәтү өчен вакыт бирелде, башка очракта мәсьәлә хокукый яклап хәл ителәчәк. Шул ук вакытта башка зоналар буенча да проблемалар бар, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Төбәк операторлары һәм муниципаль берәмлекләрнең эш сыйфаты мәсьәләсе буенча табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов чыгыш ясады.

- Республика Башлыгы тарафыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә Русия субъектлары рейтингында Башкортстанны алдынгы позицияләренә чыгару бурычы куелды. Шуңа күрә, агымдагы икътисади хәлгә карамастан, калдыкларны үз вакытында чыгарудан алып, аларны сортларга аеру һәм үтилләштерү объектларын төзүгә кадәр каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең тотрыклы системасын булдырырга кирәк, - дип нәтиҗә ясады Премьер-министр.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: