+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 Май 2022, 21:24

Сыйфатлы техника кирәк

Быел республика муниципалитетларын коммуналь техника белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан 1,4 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Сыйфатлы техника кирәк
Сыйфатлы техника кирәк

Сатып алу процедуралары график буенча бара. Ә 2019 елдан төбәктә мондый техника паркы 44 процентка яңартылган. Бу хакта республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы вәкиле Ирина Голованова Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә сөйләде.

- 1 июльгә кадәр муниципалитетлар яңа тракторлар, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен чистарту өчен мини-төягечләр, фронталь төягечләр, экскаваторлар, автогрейдерлар, мини-пылесослар, үзбушаткычлар – Русия һәм Белоруссиядә җитештерелгән 239 берәмлек техника алачак. Бу запас частьләр һәм комплектлау детальләре кытлыгын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, - дип аңлатты Ирина Голованова. - Яңа техника шунда ук эшкә чыга. Мәсәлән, 21 апрельдә Уфа шәһәре Белоруссиянең «АМКОДОР» холдингы җитештергән 11 төягечтән ачкычлар алды.

Министрлык вәкиле, республика ярдәмен көтмичә, коммуналь хезмәтләр өчен машиналар һәм агрегатлар сатып алучы кайбер муниципалитетларны билгеләп үтте.
- Быел Уфа үз бюджеты акчасына тугыз «Урал» автомобиле сатып алды. Уфа районы – өч йөк автомобиле, Учалы районы - мини-төягеч, ә Зианчура һәм Федоровка районнары - бер трактор, - дип өстәде Ирина Голованова.

Шәһәр һәм район хакимиятләре коммуналь техника йөртүчеләрнең штатларын формалаштыра, аларның хезмәт хакын арттыра. Әйтик, Уфада аларның хезмәт хакы үткән елның декабрендәге 53 мең сумнан быел мартта 64 мең сумга кадәр арткан.

Башкортстан Башлыгы елның беренче яртысында коммуналь техника алу буенча барлык сатып алу процедураларын төгәлләргә кушты. Республика Хөкүмәте муниципалитетлар белән берлектә киләсе көзге-кышкы сезонга әзерлек эшләрен башларга тиеш.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: