Агымдагы елда Башкортстанның Юл фонды 31,285 миллиард сум тәшкил итә. Бу хакта узган оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Көньяк керү юлына игътибарны аеруча юнәлтте.
«Бу юлның һәр миллиметры идеаль ясалырга тиеш. Газоннар тигез булсын өчен яшелләндерүгә бик җаваплы карауларын сорыйм. Без барысының да техник яктан ничек эшләнәчәген беләбез, һәм хәзер мине эстетика мәсьәләсе борчый, чөнки бу - республиканың көньяк капкалары, башкаланың визит карточкасы», - диде төбәк җитәкчесе.
Фото: bashinform.ru