+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 Май 2022, 09:55

Җәй дә шулай салкын булырмы?

Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?

Җәй дә шулай салкын булырмы?
Җәй дә шулай салкын булырмы?


Русия “Гидрометеорология” үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд мәгълүматлары буенча, быел җәй салкын булмаячак. Әмма Вильфанд “ТАСС”ка биргән интервьюсында бик эссе җәй дә вәгъдә итмәде. Температура уртача — норма чикләрендә булачак.

Ә менә “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец Русиянең Европа өлешендәге һава торышы, гадәттә, май азагына кадәр көннәр гадәттәгедән салкынрак булачак, июнь аенда илнең үзәк өлешенә җылы җәй киләчәк, дип белдерә.
Синоптик сүзләренчә, май ахырында илнең Европа өлешендә акрынлап җылыта башлаячак, мондый һава торышы июнь азагына кадәр сакланачак.

"Июльдә җылы, эссе көннәр дә булачак, урта полосада нормадан 0,5-1 градуска, урыны белән хәтта 2 градуска артып китүе көтелә. Август температура нормасына якын булачак, урыны белән 0,5 градустан артып китәчәк”, — дип ассызыклый синоптик.

 

Фото: siktivkar.bezformata.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: