+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2022, 14:30

Башкортстан-Үзбәкстан: хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Башкортстан-Үзбәкстан: хезмәттәшлек ныгый
Башкортстан-Үзбәкстан: хезмәттәшлек ныгый
“Безнең делегация Үзбәкстанда эшен дәвам итә. Бу безнең республиканың халыкара аренадагы төп партнерларыннан берсе – Беларусь, Казахстан, Төркия һәм башка илләр белән бергә.

Бүген Үзбәкстанның иң зур төбәге Каракалпакстанга сәфәр нәтиҗәләре буенча протоколга кул куйдык.

Безнең республикаларның уртак эшчәнлеге өчен уртак юнәлешләр күп һәм перспективалар зур. Авыл хуҗалыгы товарлары, текстиль җитештерү өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Безнең җиңел сәнәгать үсеш алган, әмма үз чималы юк – бу юнәлештә хезмәттәшлек итәчәкбез. Вузара, гуманитар, мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерәчәкбез. Игорь Савицкий исемендәге музей миндә зур тәэсир калдырды, анда бик күп кызыклы картиналар тупланган, шул исәптән безнең Александр Бурзянцев эше дә бар. Бу музей коллекцияләре күргәзмәсе Башкортстанда яшәүчеләргә кызыклы булыр дип ышанам.

Каракалпакстан җитәкчелеге белән хезмәттәшлекнең юл картасын эшләп чыгара торган даими эшче төркем төзү турында карар кабул иттек. Аның буенча алга таба да эшләячәкбез.

Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында без 200 миллион долларлык инвестицион килешү һәм ниятләргә кул куярга ниятлибез. Мәдәният, мәгариф, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча планнар бар. Бу хакта сезгә бераз гына сөйләячәкмен”, - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.

Фото: vk.com/radiyhabirov

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: