+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Мая 2022, 06:55

Экологик өмәләрдә 413 мең кеше катнашты

Хөкүмәттә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә каты көнкүреш калдыклар әйләнеше системасы эше мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә үтте.

Экологик өмәләрдә 413 мең кеше катнаштыЭкологик өмәләрдә 413 мең кеше катнашты
Экологик өмәләрдә 413 мең кеше катнашты

– Республикада өмәләр айлыгы тәмамланды. Экологик өмәләрдә барлыгы 413 меңнән артык кеше һәм 12 мең оешма катнашты. Якынча 6,5 мең тонна чүп-чар җыелды, нәтиҗәдә, контейнер мәйданчыклары чүп белән тулды. Бу гражданнарның “Инцидент-менеджмент” системасына мөрәҗәгатьләре күбәюенә китерде, – диде Андрей Назаров.

Төбәк операторлары һәм муниципаль берәмлекләрнең эш сыйфаты турында табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов отчет белән чыгыш ясады.

Арытаба киңәшмәдә Әбҗәлил районының Аскар авылында рөхсәтсез чүплекне бетерү, өмәләрдән җыелган чүпләрне чыгаруны оештыру, Уфа районы территориясендә калдыкларны җыюның капчыксыз ысулын бетерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас