Узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә төбәк мәнфәгатьләрен Русиянең Федераль җыелышында яклаучы Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт думасы депутатлары белән очрашты. Киңәшмә Башкортстанга федераль бюджеттан финанс чаралары җәлеп итү мәсьәләләренә багышланды.
– Сезнең төп бурыч – Русия Федерациясе сәяси системасының, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү, ил Президенты һәм Хөкүмәте башлангычларына теләктәшлек белдерү, – диде сенаторлар һәм федераль депутатлар алдындагы чыгышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм алардан моны беренчел, өстенлекле бурыч итеп карауларын үтенде.
Бер үк вакытта, Башкортстаннан сайланган депутатлар буларак, Радий Фәрит улы республика үз үсешендә аларга зур өмет баглавын да сызык өстенә алды.
– Биредә сез төрле мөмкинлекләргә ия, әмма һәрберегез республика мәнфәгатендә эшли һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Без сезнең республика мәнфәгатендә актив эшләгәнегезне күрәбез һәм моның өчен зур рәхмәтлебез, – диде Башкортстан Башлыгы.
Моңа ачык мисал итеп, Радий Хәбиров Башкортстанның быел мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 2,9 миллиард сум алуын китерде.
– Әгәр дә без заявка тапшыру кампаниясендә начар эшләгән булсак, әлбәттә, мондый акчаларны алалмас идек. Ә хәзер безнең күпчелек авыл мәктәпләрен тәртипкә китерү өчен мөмкинлегебез туды, – дип ассызыклады ул.
Янә килеп, Радий Хәбиров Дәүләт думасы депутатларын аларны сайлаган кешеләр белән тыгыз мөгамәләдә эшләп, электорат мәнфәгатьләрен лаеклы якларга һәм үз эшчәнлек юнәлеше буенча республикада кызыклы вакыйгалар оештырырга чакырды.
– Без республикада нинди генә дәрәҗәдәге чараны да үткәрергә әзер. Бу, шулай ук, безнең эшчәнлектә мөһим юнәлеш булып тора, – диде ул.
Башкортстандагы өстенлекле социаль-икътисади проектларны тормышка ашыруга федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләләре турында беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.
Ул белдерүенчә, кайтарып бирү каралмаган акча керемнәре күләме буенча узган елда Башкортстан Идел буе федераль округында – беренче, ил күләмендә 8нче баскычка күтәрелгән. Җәмгысы 86,5 миллиард сум шундый түләүләр кергән.
Быел исә Башкортстан федераль финанслау белән бергә 46,6 миллиард сумга 97 заявка әзерләгән. 33,8 миллиард сумга 78 заявка хуплау тапкан да инде, калганнары әлеге вакытта тикшерү стадиясендә. Шундый проектлар арасында беренче вице-премьер хирургия корпусы белән бергә Республика кардиология үзәге бинасын ремонтлауны, Дәүләт академия урыс драма театрын реконструкцияләүне, Салават Юлаев проспектының дәвамын төзүне, республиканың торак пунктларында рөхсәтсез чүплекләрне бетерүне, кемпинглар төзүне һәм пляжларны төзекләндерүне атады.
Әйткәндәй, киләсе елга заявка компаниясе кысаларында да республика 8,3 миллиард сумга 11 заявка тапшырырга өлгергән.
Шул ук вакытта, Рөстәм Моратов республика алдында торган өстенлекле бурыч-максатларга да аерым тукталды. Болар – икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында кластерлар формалаштыру, Урал аръягын комплекслы үстерү, халыкара компанияләр өчен республика территориясендә махсус салым һәм валюта көйләве режимын булдыру, Евросоюз икътисади үзәге проектын тормышка ашыру.
Башкортстаннан сайланган Дәүләт думасы депутатларына зур өмет баглануын да сызык өстенә алды Рөстәм Моратов, һәм һәр өлкәне аерым бер депутатка беркетергә тәкъдим итте.
Үзләре җитәкләгән тармакларда федераль депутатлар белән хезмәттәшлекне арытаба үстерү мәсьәләләре буенча, шулай ук, республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев чыгыш ясадылар һәм, уңышлар белән бергә, шул исәптән, Дума депутатлары ярдәмендә федераль дәрәҗәдә хәл итүне көткән өстенлекле бурычларны билгеләделәр.
Утырышта билгеләнүенчә, Башкортстаннан сайланган сенаторлар һәм яңа состав Дәүләт думасы депутатлары бу юнәлештә максатлы эш алып бара. Әйтик, республиканың спорт министры Руслан Хәбибов белдерүенчә, 2015 елдан 2017 елга кадәрге чорда республика спорт объектларын төзү өчен федераль бюджеттан 200 миллион сум алган булса, 2018-2021 елларда бу күрсәткеч 2,8 миллиард сумга җиткән.
– Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында спорт объектлары төзелешенә өстәмә финанслау бүлү мәсьәләсе дә карала, – дип өстәде моңа бәйле шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнүче Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова.
Сәламәтлек саклау объектлары төзү дә федераль депутатларның, аерым алганда, “Бердәм Русия” партиясе активының иң җитди игътибар үзәгендә. Бу хакта утырышта Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты составында эшләүче депутат Римма Үтәшева сөйләде.
– “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда бик күп эшләр башкарыла. Яңа дәваханәләр, поликлиникалар, ФАПлар төзелә. Моңа кадәр чит илләрдән алынган дару препаратларын үзебездә җитештерүне җайга салу буенча да җитди эш бара. Без, шулай ук, Башкортстанның медицина сәнәгатен әлеге стратегик әһәмияткә ия мәсьәләне хәл итүгә җәлеп итү өстендә эшлибез, – диде ул аерым алганда.
Хәер, Римма Әмир кызының Башкортстан сайлаучылары белән тыгыз эшчәнлеге дә республика җитәкчелеге федераль депутатлар корпусы алдында билгеләгән өстенлекле бурычларны нәтиҗәле тормышка ашыруның ачык үрнәге булып тора. Бу җәһәттән аның үткән атнада Федоровка районында уздырган эшлекле очрашуларына аерым тукталып үтү дә җитә.
Атап әйткәндә, Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева районда булганда иң тәүдә Федоровка үзәк район дәваханәсе эшчәнлеге белән танышты. Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов, дәваханәнең баш табибы Олег Белоусов, аның урынбасары Марина Асабина белән берлектә алар хирургия, терапия бүлекчәләрендә, көндезге стационарда, балалар поликлиникасында булды, гинекология һәм УЗИ кабинетлары, күптән түгел кайтарылган санлы рентгенолог һәм флюорография җиһазлары эше белән танышты. Күп дистә еллык һөнәри эш тәҗрибәсенә ия киң билгеле табибә Римма Үтәшева, һәр мәсьәләгә тирәнтен төшенеп, эшлекле сөйләшүләр уздырды һәм аларны берлектә хәл итү юллары турында тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
Район дәваханәсе коллективы белән актлар залында узган очрашуда исә Римма Үтәшева иң тәүдә шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Көнбатыш илләр тарафыннан кертелгән санкцияләр шартларында фармакологиядәге хәл, дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче чаралар турында сөйләде. Римма Әмир кызы, шулай ук, дәваханәнең хирургия бүлекчәсе өчен заманча операция өстәле, ФГЭС аппараты сатып алуда мотлак ярдәм итәчәге турында белдерде.
Гомумән алганда, Римма Үтәшева дәваханә эшчәнлеген, яхшы дәрәҗәдә, дип билгеләде һәм район җитәкчелегенең бу җәһәттән зур хәстәрлек күрүен ассызыклады. 1нче Федоровка урта мәктәбендәге стоматология кабинетын исә ул, республика күләмендә үрнәкле булырлык, дип белдерде.
Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе сыйфатында исә Русиянең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева Коралачык урта мәктәбендә булды. Биредә ул Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Федоровка районы бүлекчәсе җитәкчесе, мәктәп директоры Сөмбел Хәйбуллина, татарлар күпләп яшәүче авыл биләмәләре башлыклары, милли-мәдәни мәсьәләләр белән шөгыльләнүче район мәгариф һәм мәдәният бүлекләренең җаваплы вәкилләре белән очрашты.
Мәктәптә депутатны татар чәк-чәге белән каршы алдылар, балалар туган телдә концерт номерлары белән сәламләде. Бай мәктәп музее буенча сәяхәт тә депутат күңеленә хуш килде.
Автономиянең район бүлекчәсе эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Сөмбел Хәйбуллина һәм мәгариф бүлеге методисты Луиза Батыршина таныштырдылар. Мәктәпләрдә татар телен укыту, китапханәләрнең татар балалары һәм татар телле халык белән эшчәнлеге турында Үзәк район китапханәсе хезмәткәре Рәйсә Дашкина сөйләде.
“Бердәм Русия” партиясе билгеләгән юнәлештә актив эшчәнлек өчен Римма Үтәшева Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдиновка, Коралачык мәктәбе директоры Сөмбел Хәйбуллинага, Федоровка районындагы татар милли-мәдәни автономиясе бүлекчәсе активистларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Йомгаклап, нәрсә әйтергә була? Күрүегезчә, Башкортстаннан сайланган яңа состав Дәүләт думасы депутатлары республика мәнфәгатендәге стратегик мәсьәләләрне хәл итүдә төбәк җитәкчелеге белән һәр җәһәттән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Димәк, республиканы еллар дәвамында борчыган һәм федераль үзәк ярдәмендә генә мөмкин булган мәсьәләләр дә нәтиҗәлерәк хәл ителәчәк һәм ителә дигән сүз! Ә бу сайлаучыларның төп теләге генә түгел, соңгы елларда бик күп җитди үзгәрешләр кичергән илдәге һәм республикадагы сайлау системасындагы төп максат та!
Илдар Фазлетдинов.