-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2022, 18:30

"Майор Денис Камалетдинов шәп егет!"

Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Майор Денис Камалетдинов шәп егет!"
"Майор Денис Камалетдинов шәп егет!"

"Якташыбыз, гвардия майоры Денис Камалетдинов бездә кунакта булды. Аның турында постны мин 11 майда куйдым.

Хәзер Денис Учалыда, яраланганнан соң дәваланырга кайткан. Аның әнисе белән дә таныштык. Утырдык, аралаштык, бергәләп киләчәккә зур булмаган планнар кордык, алар турында үз битемдә һичшиксез сөйләячәкмен. Безнең хәрби офицерга тиз арада сәламәтләнүен телим!

Әти-әниләренә - көч һәм сабырлык, улыгыз бик шәп егет! Ә Ренат Любизаровка әйтәм, син хаклы! Бу егетнең, авырлыкларга карамастан, юмор хисе бик шәп.

#ZаРоссию #ГилязетдиновРуслан #Учалинскийрайон"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: