+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2022, 10:15

Министрлык ЛНР халкына бер көнлек хезмәт хакын күчерде

Министр Александр Шельдяев җитәкчелегендәге сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы вәкилләре Башкортстан парламентарийлары башлангычына кушылды һәм Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрендә яшәүчеләргә бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.

Министрлык ЛНР халкына бер көнлек хезмәт хакын күчерде
Министрлык ЛНР халкына бер көнлек хезмәт хакын күчерде

Исегезгә төшерәбез, әлеге идея республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тарафыннан тәкъдим ителде. Халык сайлаучылары башлангычына Хөкүмәт әгъзалары, министрлар, ведомстволар, шәһәр һәм район хакимиятләре хезмәткәрләре дә кушылды.

Красный Луч белән Башкортстанның мөнәсәбәтләре аерым. Нәкъ менә шушы шәһәр янында генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар белән сугыша. Шунда ук туганнар каберлегендә җирләнгән.

Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
https://op.bashkortostan.ru/presscenter/news/453994/

Фото: industry.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: