+13 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2022, 10:05

Зарланып утыра торган заман түгел...

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәр мәсьәләдә активрак һәм нәтиҗәлерәк булырга чакырды.

Зарланып утыра торган заман түгел...
Зарланып утыра торган заман түгел...
Агымдагы елның беренче дүрт аенда Башкортстанда 1 миллион квадрат метр торак төзелгән һәм файдалануга тапшырыл­ган, бу, 2021 елның гыйнвар-апрель айлары күрсәткечләре белән чагыштырганда, 10,8 процентка күбрәк. “Узган елда торак тапшыру буенча югары күрсәткечләргә ирештек, бу ел да әлегә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, — диде төбәк җитәкчесе. — Шушы темпларны саклап калырга тырышырга кирәк. Кулдан килгәннең барысын да эшләү зарур.

Соңгы 30 көндә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар са­ны — 75 процентка, ә соңгы 7 көндә 46 процентка кимегән. Бу хакта оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин белдерде.
Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында Башкортстан икътисадына 70 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән. Узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда, үсеш 124,9 процент тәшкил иткән. Бу хакта Радий Хәбиров җиткерде. “Ягъни 2021 елның беренче кварталына инвес­тицияләр буенча 25 процентка плюс белән барабыз. Бик югары күр­сәт­кеч. Икътисадка 70 миллиард сум килде, бу да бик яхшы”, — дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров белдерүенчә, хәзер төбәкләр өчен зарланып утыра торган заман түгел. “Киресенчә, бу — уникаль мөм­кинлекләр вакыты. Әгәр тизрәк йө­герсәк, эшләсәк, уйласак, һич­шик­сез, икътисадка акча киләчәк. Шуңа күрә бу юлда нинди дә булса проблемалар очраса, хәл итүегезне сорыйм. Инвесторлар белән алга таба да ышанычлы эшлибез. Без чит ил инвесторлары белән 24 февральдән соң да очраштык, һәм алар үз проектларын туктатмыйлар. Шуңа күрә алга баруны дәвам итәбез”, — дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
Башкортстанда агымдагы юл-төзелеш сезонындагы хәлләр торышы турында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итте. Радий Хәбиров игътибарны Уфаның Көньяк керү юлына юнәлтте. “Бу юлның һәр миллиметры идеаль булырга тиеш. Газоннар тигез булсын өчен яшелләндерүгә бик җаваплы каравыгызны сорыйм. Без моның техник яктан ничек эшләнәчәген беләбез, һәм хәзер мине эстетика мәсьәләсе борчый, чөнки бу — Башкорт­стан­ның Көньяк капкалары, республика башкаласының визит карточкасы”, — диде республика Башлыгы.
Киңәшмәдә Иске Сибай авылында яңа мәктәп төзелеше мәсь­әләсе дә күтәрелде. “14 майда без Баймак районына сәфәр кылдык. Игътибарыгызны юнәлтәсем килгән беренче объект — Иске Сибайдагы мәктәп. Беренче сентя­брь­гә ул тапшырылырга тиеш. Югыйсә, мин Төзелеш министрлыгы җитәкчесенә карата карар кабул итәчәкмен. Мин моны ачыктан-ачык әйтәм. Шаяртулар бетте”, — диде төбәк җи­тәк­че­се, төзелеш һәм архитектура министры Егор Родинга мөрәҗәгать итеп.
Башкортстан аграрийлары бүгенге көнгә язгы чәчү эшләрен планлаштырылган мәйданнарның 66 процентында башкарган, шул исәптән 34 район экваторны үткән. Болар — Урал алды даласы һәм Көньяк урман-дала зонасы хуҗалыклары, шул ук вакытта Кырмыскалы, Стәрлетамак, Илеш, Авыргазы, Әлшәй районнарында мәйданның 85 проценттан артыграгы чәчелгән. Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов язгы кыр эшләренең планга ярашлы баруын билгеләде.
Социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны яклау линиясе буенча мөрәҗәгатьләр саны, узган атнадагы белән чагыштырганда, 578гә арткан. Гомум саны — 1023. Нигездә, ке­ше­ләр балалар өчен түләүләр белән кызыксына. Башкорт­станның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сүзләренә караганда, мондый хәл техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан. “Хәзер хәл төзәтелә, бераз түзәргә генә кирәк”, — диде Ленара Иванова.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: