+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 Май 2022, 18:25

Чүпне дөрес ташламасагыз, штраф түләргә тиешсез!

Башкортстан ЦУРы янә чүп мәсьәләсе белән шөгыльләнгән.

Чүпне дөрес ташламасагыз, штраф түләргә тиешсез!
Чүпне дөрес ташламасагыз, штраф түләргә тиешсез!


ТКО темасын дәвам итеп. Ел башыннан гына да "Инцидент-менеджмент" системасына чүп-чар темасына 1216 мөрәҗәгать кергән, шуларның 307се - майның 2 атнасында.

Уфаның Октябрь районы, Яшьләр бульвары, 3/1. Фотода күренгәнчә, контейнер мәйданчыгы шыгрым тулы. Тик ТКО түгел, ремонттан соң калган зур габаритлы калдыклар. Мондый төр чүпне җыелган саен ташыйлар, әмма атнасына кимендә 1 тапкыр. Без мөрәҗәгатьне район хакимиятенә тапшырдык. Мәйданчыкны 11 маенда - мөрәҗәгать килгән көнне тәртипкә китергәннәр. Уфаның Октябрь районы УЖХ мәгълүматлары буенча, бу адрес буенча чүп ташучы машина көн саен килә, графикны өзмиләр.

Регоператорлар биналарга капиталь ремонт ясаудан төзелеш калдыкларын физик һәм юридик берәмлекләр белән аерым килешү буенча ташыйлар. Шуңа күрә контейнер мәйданчыгында калдыру тыела:
- үсемлек һәм агач калдыклары (сабак, чүп үләннәре, яфраклар, ботаклар, агач кисәкләре);
- төзелеш калдыклары (бетон һәм кирпеч ватыклары, агач тартмалар, корылма калдыклары, шифер, черепица, керамика ватыклары, гипсокартон кисәкләре, шпаклевкалар, штукатуркалар, полимер плитәләр һәм башкалар);
- хайваннарның тормыш эшчәнлеге калдыклары һәм мәетләре.

Бу кагыйдәләрне бозган өчен штраф яный: халыкка - 1 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә - 20дән 500 мең сумга кадәр.

#Башкортостан Башкортстан #решаем_весте

Фото: ЦУР


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: