+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 Май 2022, 14:40

Фатирларын 17 ел көттеләр...

Уфада күләмле инвестицион проект кысаларында «Агыйдел-ИнвестСтрой» төзүче предприятиесе генеральный директоры Филүс Ишбулатов алданган алты гаиләгә ачкычлар тапшырды.

Фатирларын 17 ел көттеләр...
Фатирларын 17 ел көттеләр...
Аларның күбесе моны 17 ел көтте.

Алданган өлешчеләр «Капитал-Хаус» һәм «Регион-Сервис» намуссыз компанияләрнең төзелмәгән торак комплексларында фатирлар сатып алган.

- Күләмле инвестицион проектлар - алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүгә тикшерелгән төзүчеләрне җәлеп итү өчен дәүләт ярдәме чарасы. Нәтиҗәдә, алты гаиләнең хокуклары вакытыннан алда тергезелде һәм ел ахырына кадәр төзүче тагын 18 гаиләне фатир белән тәэмин итәчәк, - диде төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның гыйнварында Төзелеш һәм архитектура министрлыгы инвестор - «Агыйдел-ИнвестСтрой» төзелеш предприятиесе белән килешү төзеде. Килешү буенча 24 гаилә торак ала алачак. Алар арасында - «Капитал-Хаус», «Спектр», «Диал», «Регион-Сервис», «Дина-Трейд», «Артемида», «СтройПроектЦентр» кебек намуссыз компанияләрнең алданган өлешчеләре.

Әлеге килешү кысаларында «Агыйдел-ИнвестСтрой» күпкатлы торак йорт төзелеше буенча инвестицион проектны тормышка ашыруны тәэмин итү өчен сатулар үткәрмичә генә җир участогын арендага алу мөмкинлеге алды.

- Без гражданнарның үз фатирларына керергә теләвен аңлыйбыз, шуңа күрә Төзелеш министрлыгы белән берлектә өлешчеләргә әзер фатирларны тәкъдим итәргә, гражданнарны компенсация участогында төзелеш тәмамлануын тагын өч ел көтәргә мәҗбүр итмәскә дигән карар кабул иттек, - дип хәбәр итте «Агыйдел-ИнвестСтрой»ның генеральный директоры Филүс Ишбулатов.

Билгеләп үтик, зыян күргән гражданнарның хокукларын тергезүгә юнәлтелгән чараларны план-график кысаларында гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Ел башыннан Башкортстанда 1 меңгә якын кешенең хокуклары тергезелгән. Төбәктә тагын 2,9 меңнән артык өлешче үз торакларын көтә.

Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: