+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 Май 2022, 15:55

Иң матур мәктәп формалары бездә тегелә!

Иң матур мәктәп формалары бездә тегелә!

Иң матур мәктәп формалары бездә тегелә!
Иң матур мәктәп формалары бездә тегелә!

Чит ил брендларының китүе яңалык түгел инде, русиялеләр бу фикер белән күнеккән. Аренага импортны алыштыру процессына актив кушылган үзебезнең предприятиеләр чыга. Шуларның берсе – Уфаның "Оптри" тегү фабрикасы. Яңа технологияләрне куллану, Башкортстан дизайнерлары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә предприятие бүген республикада мәктәп формасын җитештерүче әйдәп баручы компанияләрнең берсе булып тора.

Бердәм мәктәп формасы Уфа мәктәпләре өчен яңалык түгел. Ә менә бөтен сыйныф өчен кием тегүче фабриканы сайлау мәсьәләсе ата-аналарның проблемасына әверелә.

Фабрика турында бүген күпләр белә. Йөкләнеш мәктәп сезоны алдыннан зур була, әмма күпләр мәктәп формасына алдан заявка бирә.

«Чайковская текстильная фабрика», «Павлово-Посадский камвольщик» җәмгыятьләре кебек җитештерүчеләр бирегә тукыма китерә. Бүген санкцияләр һәм чикләрне ябуны исәпкә алып, Европа чималы белән тәэмин итү өчен башка илләргә яңадан юнәлеш бирү һәм башка тәэмин итү каналларын, Төркия һәм Кытай аша эзләү бара.

Компания җитәкчесе сүзләренә караганда, маркет-плейсларга чыкканнан соң заказлар аеруча күп булган, хәзер Краснодар крае кибетләре белән актив хезмәттәшлек алып барыла, башка өлкәләр белән дә элемтәләр җайга салына. Болар барысы да Башкортстан җитештерүчеләренә башка төбәкләрнең ышанычы турында сөйли. Димәк, безнең фабрикалар үсә, яңа филиаллар ача һәм географияне киңәйтә бара.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: