+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 Май 2022, 15:20

Суда кеше иминлеген кайгырту мөһим

Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды, аны Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хәкимиятләре башлыклары катнашты.

Суда кеше иминлеген кайгырту мөһим
Суда кеше иминлеген кайгырту мөһим

Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүнең беренче чарасы - аларга кирәкле инфраструктура тәэмин итү.

- Агымдагы елда 1 июньнән республиканың 57 муниципаль берәмлеге территориясендә 137 пляж ачу планлаштырыла. Узган елда 110 пляж ачылган иде. Шуның белән бергә, Башкортстан Республикасы Башлыгы указы нигезендә 2024 елга 200 пляж ачу каралган. "Әзерләнә торган пляжлар саны буенча планнарыгызны яңадан каравыгызны сорыйм", - диде вице-премьер, муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Горин мәгълуматлары буенча, үткән елда 118 һәлакат теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 116 кеше һәлак булган. Үлүчеләрнең күбесе су коену сезонында теркәлгән.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров комитетның рәсми сайтында аттестацияләнгән пляжларның урнашу урыннарын, суда үз-үзеңне тоту, беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән республиканың интерактив картасы урнаштырылуын искәртте.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: