

Предприятие базарда 20 ел эшли һәм республикада балалар җиһазларын җитештерүче иң беренче предприятиеләрнең берсе булып тора. - Проектта катнашу предприятие өчен җитештерүне үстерүдә чираттагы этап булыр һәм куелган максатларга ирешүгә яңа импульс бирер, дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
«Умка» җәмгыяте балалар үсеше өчен җиһазлар, йомшак модульләр, мәгариф өлкәсендә профильле белгечләр өчен җыелмалар, сюжетлы-рольле уеннар өчен махсус балалар җиһазлары һәм мебель, сенсор бүлмәләре өчен җиһазлар һәм балалар бакчаларын комплекслы җиһазландыру белән шөгыльләнә.
Фото: pravitelstvorb.ru