

Русиядә «Яңа горизонтлар» федераль мәгрифәтчелек марафоны — «Белем» Русия җәмгыятенең масштаблы чарасы дәвам итә. Марафон трансляциясен ике көн эчендә 70 миллион кеше караган.
Марафон кысаларында биш дискуссия мәйданчыгы эшли, анда аудитория белән Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Юрий Борисов, Дмитрий Чернышенко, Татьяна Голикова, Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров, финанс министры Антон Силуанов, транспорт министры Виталий Савельев, мәгариф министры Сергей Кравцов, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Русия банкы рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова, Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров аралаштылар.
Марафонда шулай ук Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова, Ручия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев, Wildberries компаниясенә нигез салучы һәм гендиректоры Татьяна Бакальчук, «Сириус» белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева, Русиянең халык артисты, Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Певцов һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Патриотлык, илнең финанс суверенитеты, транспорт тармагы һәм оборона-сәнәгать комплексы казанышлары, онлайн-сәүдәне үстерү, импортны алыштыру, дөнья икътисады өндәмәләре һәм трендлары турында фикер алыштылар.
Мәскәүдә ВДНХда «Яңа горизонтлар» марафоны программасында өлкән сыйныф укучылары өчен беренче бөтенрусия мәгърифәтчелек уеннары финалы - якты вакыйга булды. Бу - 9-11нче сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортларының 1-2нче курс укучылары өчен шәхесне һәрьяклап үстерүгә юнәлтелгән яңа интеллектуаль-спорт ярышлары. Уеннар Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «белем» җәмгыяте тарафыннан оештырылды.
«Яңа горизонтлар» федераль марафоны — 220 сәгатьтән артык мәгрифәтчелек контенты, 200дән артык лектор һәм остаз — күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен, бизнес, фән, мәдәният, спорт лидерларын берләштерде. Марафон программасы белән чараның сайтында танышырга мөмкин, marathon.znanierussia.ru марафон мәйданчыкларыннан онлайн-трансляцияләрне теләге булган һәркем Русиянең «Белем» җәмгыятенең рәсми сайтында, ВКонтакте берләшмәсендә һәм партнерлар ресурсларында күрә ала.
Фото: lenta.ru